Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды

«Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабында райондашыбыз, Көшкәтбаш авылы кызы Гөлназ Әхмәдиева да катнашты

1 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы буенча матурлык, сәләт һәм милли традицияләр – Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабында райондашыбыз, Көшкәтбаш авылы кызы Гөлназ Әхмәдиева да катнашты.

Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәтте. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм аш-су әзерләү осталыкларын бәяләде.

Шунысы куанычлы Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев