Яңгул авыл җирлеге җәмгысе ике авылдан тора – Яңгул һәм Иске Көшкәт авыллары. Җирлектә барлыгы 318 хуҗалык бар, шуның кырык сигезе Иске Көшкәттә, калганы Яңгулда. Ике авылга бергә 1047 кеше исәпләнә, шуның 887се татарлар, нигездә алар Яңгулның үзендә яшиләр; өчесе рус, 157се удмурт милләте вәкилләре – Иске Көшкәт авылында гомер кичерәләр. Һәр ике авылда да мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, медицина учреждениеләре бар.
– Бездә яшәргә, аеруча да дус, тату яшәргә бөтен мөмкинлекләр дә каралган, – дип, сүзне җирлек белән якыннан таныштырудан башлады Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов. – Эшлекле, уңган авыл егетләре җирлекнең тормышын җанлы итү өчен игелек-ле гамәлләр кылырга әзерләр – кафетерий ачып җибәрергә йөриләр, кунакханә эшләп тора, олы юл читенә чишмә суы китерергә исәпләре, хәрби патриотик клубны төзекләндерү эшләре бара, җәмгыять мегаферма төзетеп ята... Авылны ничек тә яшәтү, яшьләрне авылда калдыру максатыбыз.
Яңгул җирлеге гореф-гадәтләрне саклап яши белүләре, ярдәмчел булулары белән аерылып торалар. Берсе удмурт, берсе татар авыллары бер-берсен тулыландырып, бәйрәмнәрдә кунакларга йөрешеп, хәтта ки кодалашып, кызларын кияүгә бирешеп, матур итеп гомер кичерәләр. Гадәттә татар егетләренең күзләре удмурт, рус кызларына төшә, шулай итеп Илгиз һәм Татьяна, Ленар һәм Марина, Шамил һәм Любовь, Рамил-Юлия, Ренат-Наталья, Рафил-Наталия гаиләләре туа, – бик матур гаиләләр, бер-берләрен хөрмәт итеп, ике якны да тигез күреп гомер итәләр.
Җирлекнең көмеш волонтерлары гына да үзе ни тора! Иске клуб 2024 елның июленнән башлап гуманитарка җыю пунктына әверелә, хәзер генә яңа клубта эшлиләр: чәйләр, ашлар тутыралар, сетка үрәләр, шәмнәр ясыйлар. Үләннәрне Яңгул халкына Иске Көшкәт авылында яшәүче удмурт дуслар җыеп, киптереп бирә. Яңгул халкының мобилизация башланганнан бирле махсус хәрби операциягә ярдәме әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур – егетләрнең исәнлеге хакына алар матди ярдәмнәрен дә кызганмый, авыл мәчете имамына кадәр җыелган сәдаканы ярдәм йөзеннән дип тапшыра. Яңгул җирлеге гуманитар ярдәмне күбрәк районыбыз волонтеры Елена Вәлиева төркеменә җибәрә. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов үзе дә хәрби зонага берничә мәртәбә руль артында ярдәм илтә барды, рәхмәт хатлары, андагы егетләрнең биргән кепкалары, перчатка, шевроннары бүлмәсендәге шкафта кадерле истәлек булып саклана. Украинада барган хәрби операциягә Яңгулдан унөч, Иске Көшкәттән биш ир-егет Ватан сагына китә, биредә теркәлгән булып, читтән китүчеләр белән бергә җәмгысе егерме сигез була, диләр. Гаиләсе белән Башкортстан якларыннан күченеп килгән Алмаз Шәрхетдинов та килешү төзеп китә, яраланып кире кайта, бүген ул ветеран, җирлек аны җәмгыятькә эшкә урнаштырды, һәрдаим булышып тора. Мин килгән көнне дә Рамил Гыйльфанов Казаннан килгән гуманитар ярдәмне Балтачтан алып кайтып, Алмазның үзенә тапшырды. Шушы хәрби операциягә дучар булган гаиләләрне хөрмәтләү максатыннан, быел Яңгул җирлегендә җылы очрашу узды.
– Безнең Иске Көшкәттәге махсус хәрби операция гаиләләре чакырып та бер җиргә дә бармыйлар, аларны аңлап була, – ди җирлекнең секретаре Гөлназ Әшрәфҗанова. – Шуңа күрә аларны үзебез чакырып кунак итәсебез килде, бүләк тапшырганда күрәбез бит, безнең белән сөйләшәселәре, аралашасылары, проблемаларын әйтәселәре килә, шуңа күрә табын артына җыелышып сөйләшүне кулай күрдек. Без аны ифтар мәҗлесе итеп үткәрдек. Төп иганәче, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Ранил Габдрахманов үзе дә катнашты.
Әлеге мәҗлескә Иске Көшкәттән Рәсәй Герое, батыр очучы Олег Исаевның әнисе Вера апа да килгән, Вера апаның оныгы махсус хәрби операциядә икән, батыр егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телик. Сүз уңаеннан, хәрби-патриотик клуб та Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемен йөртәчәк, – әлеге җирлектә ике герой бар, берсе татар, икенчесе удмурт милләтеннән. Районда бу ике геройлы бердәнбер җирлектер.
– Өлкәннәр бездә бик ярдәмчел, алар шул рухта тәрбияләнеп үскән кешеләр, – ди Рамил Равилевич. – Тик менә яшь буын белән эшлисе бар әле. Бу уңайдан мәктәпкә барып чыгыш ясыйсым килә, кирәкле мәгълүматлар тупланган, презентациясе әзер, тормыш иптәшем Юлия ул яктан нык булыша, егетләргә-кызларга шушы үз җирлегебездә, патриотик рухта, ике авыл бергәләшеп башкарган эшләр, изге гамәлләр, ягъни халыклар дуслыгы турында сөйлисем килә. Ә болай мәктәп җирлекнең төп таянычы, нинди күмәк эшләр бар, һәммәсен дә укытучылар белән бергә башкарабыз, рәхмәт аларга. Иске Көшкәт мәктәбе дә белем бирү ягыннан нәтиҗәле эшли.
Нет комментариев