Ильяс россиякүләм бәйгедә җиңү яулады
Мәдәният

Ильяс россиякүләм бәйгедә җиңү яулады

156 егет-кыз катнашкан россиякүләм бәйгедә финалга 8 егет, 8 кыз узды

Казан шәһәрендә VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды.

Бәйгедә районыбыз данын яклап Пыжмара авыл җирлегеннән Иске Пукшинер авылы егете Ильяс Фәхретдинов катнашып 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

156 егет-кыз катнашкан россиякүләм бәйгедә финалга 8 егет, 8 кыз узды. Ильясыбыз сынатмады, молодец!!! Алда да зур уңышлар телибез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев