Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Иң яхшы мари ансамбле – бездә! (2 өлеш)

Балтачның «Улисьял вел» фольклор ансамбле Татарстанда иң яхшы мари коллективы дип танылды

Гармунчылары — Виктор
Гармунчыгыз да бар икән, кадерләп кенә торасыздыр инде, дигәнгә, Виктор Федоров үзе үк, безнең авылда гармунчылар бик күп, унлап без, диде. Кача башладылар хәзер, дип тә өстәде. Үтә дә оста уйнаучы Денис дигәне Балтачка яшәргә күченгән, гармунда уйнарга аны чакырыгыз, бик булдырып уйный торган егет ул, диләр аның турында апалар. Гармунда уйнау сәләте һәрбарчасында да нәселдән килә икән, шулай да «Мин завклуб булып эшләгәндә клубта һәр шимбә гармунчылар түгәрәге оештырыла иде», ди Виктор әфәнде.
Виктор Федоров гаять тә уникаль шәхес ул, быел Алдынгылар җыенында да хөрмәтләнде. Гомумән, аларның гаиләләре, күз тимәсен, эшкә дә, сәнгатькә ди бик хирыс. "Активист«та алдынгы комбайнчы, тракторчы ул, хуҗалыгы тулы мал-туар, монда килеп тә ансамбльне яшәтергә, директор хатынына булышырга вакыт таба. Өч ир бала да үсә бит әле гаиләдә. Виктор Федоров 2013-2020 еллар аралыгында клуб директоры булганда мәдәният эшенең нечкәлекләренә төшенеп калган инде ул, шуңа да сәхнәне, чараларда катнашуны авырсынмый гына кабул итә. Лада Аркадьевна белеме буенча укытучы-тәрбияче кеше, ул да авылда балалар тәрбияләде, сәнгать җитәкчесе буларак клуб эшен дә алып барды. Хәзер менә клубта гына эшләүгә күчте. Мари милли гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын, телен, мохитен яшәтүдә аның өлеше чиксез зур. Улларын гына күрегез сез аларның — Кирилл, Ярослав, Юлиан — ничек өздереп марича бииләр, табигый талант, тәрбия ярылып ята. Гармунда да өздереп уйныйлар әле. 21 март менә Йошкар-Ола каласында яшь гармунчылар мәдәни чарасы булырга тора, шунда барырга хәстәрләнәләр. Кирилл — әтисенең дә, хуҗалыкның да уң кулы, авыл хуҗалыгы буенча югары белем алып «Активист» хуҗалыгында эшли, Ярослав 11 сыйныфта, Юлиан 6 сыйныфта укый. Яңартылган клуб ачылгач, мәдәният хезмәткәрләренең район семинары да биредә узган, кыскасы, күрсәтерлек эшләре бар. Ә менә ничек итеп «Татарстан» журналының мәртәбәле юбилеена туры килгәннәр, анысы хакында алар аерым сөйләделәр.
"Татарстан«га рәхмәт... Көннәрдән беркөнне районга күпмилләтле Балтачыбызның тормыш-көнкүреше белән танышырга журналист Руфия Рәхмәтуллина килеп төшә. Әлбәттә инде, журналистны мари дуслар белән дә таныштыралар. Борынгы җырлар янында дәртле биюләр, яшьләрнең янып торуы каләм иясен битараф калдырмый, ул «Улисьял вел» фольклор чыгышын видеотасмага төшереп җибәрүләрен сорый. Анысын да эшли Федоровлар, видеоны җибәрәләр дә, шуның белән оныталар. Гасырларны кичкән 105 яшьлек «Татарстан» журналы «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле» конкурсы өстендә ныгытып эшли, һәр иҗат җимешен интернет челтәренә тавыш бирүгә куя, һәм менә, нинди куаныч, гадел җиңү — утыз ике иҗат төркеме арасында безнең марилар беренче. «Анда без генә түгел, казаклар һәм башка милли ансамбльләр дә бар иде», диләр. Шундый кадерләделәр, зурладылар, хөрмәт күрсәттеләр, бик куанышып кайттык, мари милли бизәкләре төшкән яулыклар өләштеләр, «Авыл» дигән кызык-лы китап бүләк иттеләр, кайткач аны бергәләшеп утырып карадык, әллә нинди без белмәгән, ишетмәгән авыл атамалары бар икән җир йөзендә, татарча да, русчасы да нәшер ителгән", дип, китапка мәдхия дә белдереп алдылар. Ул китапны миңа да тоттырдылар, чыннан да бик калын, күп мәгълүматлы.
Өсләрендә мари милли киемнәрен үзләре тектергәннәр, кайсы-берсе әнисеннән истәлек булып калган. Биредә бу гадәт гомер-гомергә яши, киленгә әнисеннән милли киемнәр, бизәкләр, бизәнү әйберләре кала. Һәм килен әлеге кыйммәтле рухи мирасны киләчәк буынга тапшырганчы кадерләп саклый.
Валентин Максютов, район марилары оешмасы җитәкчесе: "Улисьял авылы клубы эшчәнлегеннән бик канәгать мин. Лада Федорова хәзер клубка күчеп, чын-чынлап эшли башлагач, бөтен туганнарын мәдәнияткә тарта, ансамбльне дә яшәтә. Әле менә күптән түгел генә Мари-Төреккә барып кайттык, андагы марилар белән очраштык, аларда җыр-биюләр башкачарак, бездән аерыла, әлбәттә, без күбрәк янәшәдәге Мари Арборына тартым. Без мариларның һәр кылган гамәлләре ихлас, менә уналтынчы тапкыр инде Авыл көне уздырабыз, җәмгыять тә зурдан иганәчелек ярдәме күрсәтә, авыл халкы да тырыша, әлеге дә баягы Лада белән Виктор гаиләсе оештыра инде аны, — ике казан асабыз, шунда борай, я бодай боткасы пешерәбез, өстәлләребезгә милли ризыкларыбызны куябыз, кем килә, рәхәтләнеп сыйлана ала, акча эшләү дигән әйбер гомумән дә юк бездә. Районыбызда яшәүче милләт вәкилләрен кунакка дәшеп, милли гореф-гадәтләребезне алар белән уртаклашып, халыклар дуслыгын хөрмәт итеп, бик матур яшибез. Туйлар бездә милли тәртиптә уза, ул йоланы бозарга ярамый. Хәзер татар, рус, удмурт туйларында да мари көйләрен көтеп алалар, тыпырдап биеп күңел ачалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ансамбель