Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

«Иң матур һәм чиста мәдәният йорты ишегалды» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Районда мәдәният учаклары арасында «Иң матур һәм чиста мәдәният йорты ишегалды» дип исемләнгән конкурс узды

Балтач районы ямьле табигать кочагында урнашса да, ишек алдында гөл-чәчәкләр үстермәгән бер генә йорт та юктыр. «Гөлсез өй — нурсыз өй» дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер. Авылның уңган хуҗабикәләре йорт янында, ишегалдын тутырып төрле-төрле матур чәчәкләр тәрбияләсә, районыбызның мәдәният учакларында эшләүчеләре исә ел саен мәдәният йортларын чәчәк бәйләмнәренә күмә.

Капкадан килеп кергәч тә гүзәллек иленә эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Нинди генә чәчәкләр үстермиләр алар... Тирә-юньгә ямь биреп розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Тырышып, бергәләп тәрбияләп, ишегалдын чистартып торганда гына мондый матурлыкка ирешергә мөмкин.

Быел да авыл клублары арасында «Иң матур һәм чиста ишегалды» дип исемләнгән конкурсы старт алган иде. Шушы көннәрдә җиңүчеләредә билгеле булды: «Махсус номинация» дә — Арбор һәм Шубан мәдәният йортлары, Алан авыл клубы бүләкләнде.

Авыл мәдәният йортлары арасында: 

  • 1 урын Смәел
  • 2 урын-Чутай 
  • 3 урын-Сосна һәм Шеншеңәр 

Авыл клублары арасында:

  • 1 урын-Ор
  • 2 урын Урта Көшкәт

Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев