Кенәбашта әрәпә җыйганнар
Мәдәният

Кенәбашта әрәпә җыйганнар

Шимбә көнне авылыбыз урамнары янәдән балалар тавышыннан яңгырап торды

Без кечкенә чакта туган авылым — Кенәбаш урамнары буенча йөреп, әрәпә, әрәпә, әрәпә дип кычкырып, өйдән-өйгә кереп, Сабантуйга бүләкләр җыя идек.

Абыстайлар, түтәйләр, бармы сездә күкәйләр, булса булсын ун күкәй, тавык салыр йөз күкәй, дип тә кычкыра идек әле.

Бу матур йола, шөкер, еллар узу белән дә онытылмый. Шимбә көнне авылыбыз урамнары янәдән балалар тавышыннан яңгырап торды. Милли киемнәрдән, гармун моңнары белән баетып әрәпә җыю бу көнне кайсы авылдашымны битараф калдыра алды икән?

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев