Кичә Балтач бистәсенең 2нче номерлы бакча балалары район мәдәният үзәген гөрләтте
Мәдәният

Кичә Балтач бистәсенең 2нче номерлы бакча балалары район мәдәният үзәген гөрләтте

Район сәхнәсе һич кенә дә буш тормый, әле концерт, әле спектакль, әле бүтән чара. Мәдәният гөрли, афәрин! Тамашачы да йөри. Кичә менә сәхнәгә бистәнең 2нче номерлы бакча балалары күтәрелде.

Берсеннән-берсе матур биюләр, җырлар, сөйләм осталыгы тамашачыга таң калырлык мизгелләр бүләк итте. Концертта әтиләр дә биеде, әниләр дә катнашты, тәрбиячеләр дә читтә калмады. Заманча номерлар, зәвыкъ, елдан-ел осталык ачык чагылыш тапты . Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та әлеге бакчаның уңышлы эшчәнлегенә тукталды, алга таба да тәрбия өлкәсендә күтәрелеш теләде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бакча балалары

Нет комментариев