Кили мәдәният йортында "Практикантлар килгән безгә" пьесасы сәхнәләштерелгән.
Театр елы уңаеннан һәм "Хикмәтле дә, серле дә театр" конкурсында катнашу максатыннан, Кили мәдәният йортында балалар көче белән әзерләнгән Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" пьесасы сәхнәгә куелган. "Яшь артистлар үз рольләрен шул кадәр матур башкарды, тамашачы алкышларын жәлләмәде", ди мәдәният йорты мөдире Халидә Гарифуллина
Нет комментариев