Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Киров һәм Балтач яшьләре дуслыгына чикләр юк!

Башта һәр авылдан килгән яшьләр музыкаль сәлам юлладылар. Аннан соң төрле күмәк уеннар уйнадылар

Малмыж районының Яңа Йөрек авылында төбәкара «Кичке уен» яшьләр форумы булып узды.

Чарада Балтач яшьләре дә катнашты.

Башта һәр авылдан килгән яшьләр музыкаль сәлам юлладылар. Аннан соң төрле күмәк уеннар уйнадылар.

– Күбебез «Хәзерге яшьләргә телефоннан башка берни дә кирәк түгел, телефоннан аерып алып булмый» дияргә яратабыз. Була икән шул: нинди генә уеннар уйнамадылар, бик актив булдылар. Яшьләр форумы моның мисалы. Кыздыра, мавыктыра белсәң, – ди Ор авылы мәдәният йорты директоры Раушания Гайнуллина.

Яшьләр өчен оештырылган бу чара беренчесе генә түгел инде, узган ел «Дуслыкка чикләр юк!» дип исемләнгән проект кысаларында Малмыж һәм Балтач районы яшьләре белән башланган иде бу чара. Ел буе авыл клубларында яшьләр очрашып, танышып уеннар уйнадылар. Аларга бу очрашулар бик ошады, бик катнашасылары килеп киләсе очрашуларны түземсезлек белән көтеп алдылар.
Мондый чаралар соңгысы булмасын, тагын да очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев