Комзавод авылында Яңа ел чарасы узган
Бәйрәмне Балтач мәдәният үзәгенең автоклуб хезмәткәрләре бизәде
4 нче гыйнвар кичендә Комзавод авылында Яңа елга багышланган күңелле чара булып узды. Авыл советы рәисе Илһам Наилевич инициативасы белән бәйрәм 6 ел элек эшләүдән туктаган мәдәният йорты бинасында үтте. Комзавод авылы халкы тырышлыгы белән узган әлеге чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Бәйрәмне Балтач мәдәният үзәгенең автоклуб хезмәткәрләре бизәде. Аларның үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары, һәркайсының үз эшенең остасы булуы бәйрәмгә сусаган авыл халкына күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хисләр бүләк итте.
«Ерак араларны якын итеп килгән автоклуб хезмәткәрләренә, җирлек рәисе Илһам Наилевичка, иганәчелек күрсәткән „Кызыл юл“ кооперативы рәисе Фердинанд Нургаяновичка, шушы бәйрәмне оештыруда көче кергән авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләчәктә клубыбызда елга берничә генә тапкыр булса да шундый чаралар узсын иде дигән теләктә калабыз!» — ди, Комзаводлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев