Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Көшкәтбаш үзенең нәниләрен чыршы янына җыйды

«Дөньялыкта балаларны шатландырган бәндәсенә, ахирәттә Аллаһы Тәгалә җәннәт бакчаларында урын әзерләп куяр»,- диелә хәдистә

Көшкәтбаш үзенең нәниләрен чыршы янына җыйды. Балалар белән әниләр генә түгел, оныклар белән әби- бабайлар да чыккан. Рәхәтләнде балалар уйнап, биеп, йөгереп... Монда бар да авылча, үзебезчә шул, һәркем һәркемне таный, һәркемнең баласы өчен сөенеп утырасың.

Кыш бабай да бүләкләрне мулдан алып килгән. Аңа булышкан иганәче егетләргә рәхмәт. Бәйрәм ахырында бәйрәмгә килгән һәр балага күчтәнәч тутырылган пакетлар бирергә кушып киткән бабабыз.

"Дөньялыкта балаларны шатландырган бәндәсенә, ахирәттә Аллаһы Тәгалә җәннәт бакчаларында урын әзерләп куяр",- диелә хәдистә. Амин, шулай булсын.

Бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә, тамашага килүчеләргә, бәйрәмнең сәбәпчесе булган балаларга олы рәхмәт. Һәрберебезнең йөрәк җимешләре исән- сау булсын!


Фото Лилия Гарифуллинадан

#ШатКөшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев