Куныр амбарында җыр яңгырый
Һәр елны урып- җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, агитбригада төркеме булдырып, басу- кырларга, амбарларга концерт программалары белән чыга
Урып-җыю чорында Балтач районы игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе - басу-кырлардагы анитбригадалар чыгышы.
Һәр елны урып- җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, агитбригада төркеме булдырып, басу- кырларга, амбарларга концерт программалары белән чыга.
Шушы көннәрдә «Якты юл» җәмгыятенең Куныр амбарында үзешчән артистлар чыгышы яңгырады. Үзешчән артистлар төшке ашка туктаган хезмәткәрләрне ялкынлы сүзләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән ял иттерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев