Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Мамадыш районында республика «Гырон Быдтон» узачак

«Гырон быдтон»ны Мамадыш районы 2019 елдан бирле үткәрә инде

Мамадыш районында удмурт традицион мәдәниятенең «Гырон быдтон» Республика бәйрәме узачак. 27 июньдә Пойкино авылында язгы кыр эшләрен тәмамлауга багышланган зур вакыйга була.

«Гырон быдтон»ны Мамадыш районы 2019 елдан бирле үткәрә инде. Пойкино авылы территориясендә тиешле инфраструктура әзерләнгән инде: кунакларны агач йортлар каршы алачак, анда удмурт халкының традицион костюмнары, милли ашлары һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин.

Чара кысаларында беренче тапкыр җирле удмуртларның фольклор материаллары нигезендә оештырылган «Ваньмыз Ву бордын» масштаблы театральләштерелгән тамашасы күрсәтеләчәк.

«Айкай» удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, удмурт эстрадасы артистлары Альбина Беспалова, Влад Андреев, Алина Антонова катнашында концерт программасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы үзешчән иҗат коллективлары чыгышлары.

Бәйрәмдә "Удмурт Чеберина», «Удмурт Батыр», «Шудо-буро удмурт гаиләсе» удмурт гаиләләре конкурсы, "Арган кырза" гармунчылар конкурсылары узачак.

Мамадыш районы коллективлары һәм «Мудорвай» удмурт мәдәнияте төбәкара конкурсында катнашучыларның балалар чыгышлары да көтелә.

Кунаклар өчен халык уеннары, күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк. Теләге булган һәркем удмурт милли ашларыннан һәм традицион йола боткасыннан авыз итә алачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев