Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Мединский Татарстан Милли музееның уникаль экспонатларын бәяләде

Мединский сүзләренчә, кулъязма кулдан төрле төстәге буяулар, алтын һәм көмеш белән бизәлгән, ә аның сакланышы искиткеч

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский Татарстан Милли музеенда булды һәм үзенең МАХ каналында күргән экспонатлар тәэсирләре белән уртаклашты.

Ул экспозициядә тәкъдим ителгән берничә уникаль реликвияне билгеләп үтте. Алар арасында –  1606 елгы Ефремово Евангелие дә бар.

Мединский сүзләренчә, кулъязма кулдан төрле төстәге буяулар, алтын һәм көмеш белән бизәлгән, ә аның сакланышы искиткеч.

Шулай ук ул XVII гасыр азагында алтын, асылташлар һәм эмаль кертмәләр белән бизәлгән 11 килограмм авырлыктагы Адриан Евангелиега да игътибар итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев