Мәхәббәт
Яшьне, картны аерып тормый, Килә һәркемгә бер көн. Качып кала алганы юк Сөюдән әле беркем. Җил-давыл уйната җанда, Килә дөнья кочасың. Хисләреңдә җаның эреп, Йолдызларга очасың. Якыная ерак ара, Серләшеп бетми сүзләр. Карап туя алмый сөеп Берсенә-берсе күзләр. Кыш көне дә чәчкә ата Күңел бакчаңда гөлләр. Гыйшык утларында янып Тилмермәгән...
Яшьне, картны аерып тормый,
Килә һәркемгә бер көн.
Качып кала алганы юк
Сөюдән әле беркем.
Җил-давыл уйната җанда,
Килә дөнья кочасың.
Хисләреңдә җаның эреп,
Йолдызларга очасың.
Якыная ерак ара,
Серләшеп бетми сүзләр.
Карап туя алмый сөеп
Берсенә-берсе күзләр.
Кыш көне дә чәчкә ата
Күңел бакчаңда гөлләр.
Гыйшык утларында янып
Тилмермәгән соң кемнәр?
Флера Габдуллина.
Фото: obrjadymagii
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев