Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Нөнәгәрнең супер кайнаналары (фото)

Нөнәгәр авылы мәдәният йортында "Кайнанам-талмас канатым" дип исемләнгән тематик кичә булды.

Кичәдә кайчандыр үзләре килен булган, бүгенге көндә инде үзләре үрнәк кайнана булып торучы, киленнәре белән аңлашып яшәүче хатын-кызлар катнаштылар. Алар арасында Илһамия апа Гомәрова, Илсөяр апа Фәсыйхова, Зөһрә апа Закирова, Рауза апа Гафиятуллина, Әлфирә апа Фәсхетдиновалар бар иде. Кичәне күркәм һәм мәгънәле итеп мәдәният йорты директоры Гүзәл Гыймадиева алып барды. Кайнаналар "Килен хезмәте" дигән төшенчәне ничек аңлаулары, тормышларында балалар, ирләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Иң елак балаларын искә төшерделәр. Җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын да күрсәттеләр.

Кичә барышында "Ничә балагыз, ничә оныгыгыз бар? Оныкларны тәрбияләүдә ярдәмегез тияме? Мактаулы килен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Килен булу җинелме, әллә кайнанамы? Яхшы кайнана нинди булырга тиеш? Көнчелек ни ул? кебек сораулар яңгырады. Ә оста һәм үзенчәлекле җавапларны, конкурсларда катнашуларын кайнана булган апаларның залдан киленнәре, балалары, тормыш иптәшләре күзәтеп, җан атып утырдылар. Күркәм кичә авыл узешчәннәренең концерт чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250