Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Нөнәгәрлеләр Искечә Яңа елны гөрләткән

Иң кадерле кунакны көткән күк Яңа елны көтә йөрәкләр. Күңелләрдә яңа хезмәт дәрте, Күңелләрдә — иң саф теләкләр.

«Үз күңелебезне үзебез күрмәсәк, кем күрер» дигән сүзне истә тотып без Нөнәгәрлеләр «Искечә Яңа елны» үзенчәлекле итеп бәйрәм иттек әле быел да.. Без бит бар нәрсә җитеш заманда яшибез, нәрсә ашасак шул бар, нәрсә киясе килә шуны алабыз, кешене кызыксындыру да авырга туры килә, чөнки һәркем барлык белән яши. Ә шулай да күңел бәйрәм көтә... синең күңелне беркем килеп күрми шул, үзебез оештырмасак.. Хәзер мәдәният йортларында бик күп бәйрәмнәр оештырыла. Һәр бәйрәм, чаралары, ошрашулар бик күңелле оешканлык белән үтә.

Яңа ел бәйрәме икенче инде, ул — берәүне дә битараф калдырмый торган бәйрәм, минемчә. Яңа ел бәйрәме — үзенең ниндидер бер могҗизалыгы белән башка бәйрәмнәрдән үзгә бит ул. Һәркем теләкләренең кабул булуын, яхшыга үзгәрешләр көтә.

Бәйрәм итүнең төрле формаларын уйлап табып була, иң беренче авылга бәйрәм рухы кертү, яңа елга авылны бизәү.
Нөнәгәр авылы быел да сынатмады. Үз йорт яннарын, капка төпләрен бик матур итеп бизәде авылдашлар. Берседә читтә калмады, 31 нче декабрь көнне узган бәйрәмдә һәр гаиләне Нөнәгәр авылы җирлек башлыгы җитәкчесе Закиров Илһам Наил улы кемнәр катнашкан шулларга рәхмәт әйтеп, акчалата бүләкләр тапшырды. Дөя дә бүләк, инә дә бүләк, әздән күңел була, рәхмәт кенә диясе кала. 

Бәхет өчен күп кирәкми икән бит ул. Игътибар бирү, һәм ихлас елмаю күпләргә күтәренке кәеф бүләк итә, һәр кешене сөендерә, ә бу үзе зур сөенеч.

Авылыбызда искечә Яңа елны каршылау кичәсе дә бик күңелле үтте.

Улым Раилнең бергә укыган Чистай егете Хайбуллин Габдулла кунакка кайтты. Аларның бәйрәмдәге чыгышларын авыл халкы бик җылы кабул итте, рәхмәтләрен җиткерделәр, уңышлары дәвамлы булсын.

Рәхмәт һәр уенда теләп катнашучыга, җырлаучы үзешчән авылдашларга олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Иң кыены уенга катнаштыру, халыкны җәлеп итү, чара барышында һәркем белән уртак тел табып бергәләп уйнау, көлү, бию, җырлау... күңелле булды, бу көнне чыккан авылдашлар, башка авылдан килгән кунаклар, үкенмәгәндер. Чөнки алар безнең белән бергә биеде, көлде, уйнады, яшьлеккә дә кайтып килде..

Һәр уенда да олысы-карты, яше — кечесенең катнашуы күңелне сөендерә.

Мондый чаралардан минем күңелем күтәрелеп кайта. Яшәү дәрте, көче арта, башкалар да шулайдыр дип уйлыйм, дөрестер.
Шушы бәйрәмнәр өчен без батырларыбызга мең — мең рәхмәтлебез!!

Безнен авыл егетләребез дә, бүгенге көндэ кайнар нокталарда, яшь кенә булуларына карамастан, үзләренә йөкләтелгән бурычларны үтилэр. Илләребездә тынычлык булсын иде, инде һәркем күңеленнән, чын йөрәктән Яңа 2026 елның сәгате сукканда бар батыр егетләребез исән сау булып, үзебезнең авылдан, районнан киткән егетләребез, , барлык кызу нокталарда булган егетләребез туган авылларына сау сәламәт булып кайтсыннар иде дигән теләкне күңеленнән кабатлагандыр. Теләкләребез кабул булсын!

Зөлфидә Тләкова,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев