Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нормалылар «Шушма моңнары» фестиваленә кушылды (фото)

Җирлек халкы тарафыннан әзерләнгән күргәзмәнең байлыгына, төрлелегенә шаккатырлык!

Кичә Норма авыл җирлеге «Шушма моңнары» фестиваленә кушылды.

Җыр-биюгә гашыйк үзешчәннәрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Тере музыка, гармун моңнары, гаилә ансамбльләре, дәртле биюләр, моңлы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Гармун, тальян моңына, халкыбызның матур җырларына сусаган җаннар бу кичне рәхәтләнеп ял итте. 

Җирлек халкы тарафыннан әзерләнгән күргәзмәнең байлыгына, төрлелегенә шаккатырлык! Ниләр генә юк иде биредә. Оста куллы егетләр «иҗат иткән» техникалар, калайдан ясалган эшләнмәләр, уңган хуҗабикәләрнең төрледән-төрле кул эшләре, телеңне йотарлык камыр ризыклары, «Безнең заман Герое» Госман Хәсәншинның агачтан ясалган мең төрле иҗат җимеше, мичтә кабарып пешкән коймак, үлән чәйләре...

Райондашларыбызга күңелле ял минутлары бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, нормалылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев