Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Ор авылы мәдәният йортына мәдәниятне үз иткән райондашлар җыелды

Чара ахырында Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Харис улы да барлык артистларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, сәламәтлектә яшәүләрен теләде, концертны югары бәяләде, алга таба барысына да уңышлар теләде

Гаилә — җәмгыятебезнең төп өлеше булып тора. Авылларыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр исә яшәешебезнең бизәкләре. Янәшә тирә авылларда яшәүче сәнгатькә гашыйк гаиләләрнең Ор авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясаулары 19 апрель көнне тамашачыларга зур бәйрәм булды.

Районыбыз мәдәният бүлеге җитәкчесе Петров Илназ Ильичның гаиләсе белән сәхнәдә татар биюе башкаруы аеруча игътибарга лаек иде. Чөнки сәнгатькә гашыйк җитәкченең Ор авыл клубы мөдире Раушания Мөдәрис кызы чакыруын кабул итеп чыгыш ясарга килүе генә дә күп нәрсә сөйли.

Бу көнне сәхнәдә Ор, Смәел, Комзовод, Чутай авылларыннан килгән гаиләләрнең барысының да чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде. Ә инде авылларыбызның тоткалары булган, биредә гаилә корып төпләнеп калган, төрле тармакларда җаваплы хезмәт башкаручы әниләрнең бергә ансамбль оештырып чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Әниләре чыгышын күреп балалар да кече яшьтән сәхнәгә тартыла, күңелләрендә матурлыкка соклану, үзең яшәгән тирәлек аның кешеләре белән горурлану тойгылары тәрбияләнә.

Мәдәният йортлары сәнгатькә гашыйк яшьләрне туплап аларны үстерә, иҗат итәргә мөмкинлекләр ача. Мәдәният кешене гомере буена озата бара, яшьләребез дә алдагы тормышта югалып калмас, тормышта үз урыннарын табып яшәрләр. Әлеге чарада чыгыш ясаучы биюче кызларыбызның һәр чыгышы алкышларга күмелде, моның артында күп еллык хезмәт ятканлыгы күренеп тора. Алар биюләрен җиренә җиткереп башкарып кына калмадылар, ә үзләре дә чыгышларыннан иҗади рәхәтлек алдылар.Тамашада һәр чыгыш күз явын алырлык костюмнар белән башкарылды. Эшеннән ямь табып эшләүче клуб мөдиренең һәвәскәр артистлары кече яшьтән сәхнә тәмен татып, зурайган саен остара барып тамашачыны һәр бәйрәм саен ял иттерә, рухи дөньясын баета.

Чара ахырында Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Харис улы да барлык артистларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, сәламәтлектә яшәүләрен теләде, концертны югары бәяләде, алга таба барысына да уңышлар теләде.

Әйе, бүгенге көн тамашачысының зәвыгы югары, аларны тамаша залына тарту өчен гел яңалыкка омтылып эшләү кирәк. Ор авылы клубында оештырылган чаралар бу таләпкә туры килә, Раушания Мөдәрис кызының киләчәктә дә иҗат чишмәсе саекмый, тамашачыны гел сөендереп, концерт-тамашалар авылны ямьләндереп торсын иде дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев