Районыбыз горурлыгы Дөнья кубогы җиңүчесе!
Мәдәният

Районыбыз горурлыгы Дөнья кубогы җиңүчесе!

Нурсинә Галиеваны ихластан котлыйбыз!

5-7 сентябрь көннәрендә Италиянең Ористано провинциясендә Россиянең спорт мастеры, Смәел авылы кызы Нурсинә Галиева һәм Россиянең спорт мастерлыгына кандидат Григорий Лисов — паратанцеваль спорт буенча Дөнья кубогында катнашалар. Бәйгенең беренче көнендә үк Нурсинәбез ике тапкыр алтын медаль алуга иреште, дигән хәбәр ирештерделәр смәеллеләр. Нурсинәне ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләре дәвамлы булсын иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев