Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Райондашларыбыз “Хезмәт”ебез турында шигырьләр яза

Бүгенге көндә вакытлы матбугатка язылу тулы көченә бара, шул исәптән безнең "Хезмәт" газетасына да.

Исегезгә төшерәбез: ярты елга язылу бәясе - 672 сум. Редакциягә килеп язылу һәм газетаны килеп алу мөмкинлеге булганнар альтернатив рәвештә языла ала, анысының бәясе 395 сум. Язылу кампаниясе чорында райондашлар арасында 10 капчык шикәр комы уйнатабыз дип хәбәр иткән идек. Моның өчен "Хезмәт"ебезгә язылу турындагы квитанция белән бергә дүртьюллык шигырьләр юлларга кирәк иде. Газета укучыларыбыздан бик күп хатлар кабул итәбез, рәхмәт сезгә. "Хезмәт"ебезне олылаган шигырьләрнең берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Әтием-әнием аны укып
Яшәгән, көнен күргән.
Шушы хакта мин дә уйлап,
"Хезмәт"ле булдым күптән.

Светлана Әхмәтшина
Балтач бистәсе
"Хезмәт"не бик яратабыз,
Ул - рухи азыгыбыз.
Сезгә дә киңәш итәбез -
"Хезмәт"кә язылыгыз.

Илсөяр Нәбиева
Балтач бистәсе
"Хезмәт" дигән гәҗит чыга
Балтач дигән бистәдә.
Язылылыгыз, үкенмәссез,
Киңәш итәм сезгә дә.
Гөлҗифар Зәкиева
Түбән Субаш авылы
"Хезмәт"не ярат!
"Хезмәт"кә языл!
"Хезмәт"сез калма,
Хет бишкә ярыл.

Рәкыйп Фәзуллин
Иске Пукшинер авылы.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәйге дәвам итә. Сездән хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250