“Республикам минем – Татарстан» бәйгесенә
Шундый күркәм туган илем Шундый күркәм туган илем, Бәхет иңә һәр таңыма. Мичкә ягасы юк, шөкер, Рәхмәт Татарстаныма. Эштән кайтсаң өйләр җылы, Йорт-җир тулы мал-мөлкәт. Пенсиясе килеп тора, Татар иленә зур рәхмәт. Утын кисеп, ярасы аз, Күмергә кирәкми машина. Юлда җәйрәп асфальт ята, Рәхмәт Татарстаныма! Иркен мәчетләр ачылды Сусаган татарыма....
Шундый күркәм туган илем,
Бәхет иңә һәр таңыма.
Мичкә ягасы юк, шөкер,
Рәхмәт Татарстаныма.
Эштән кайтсаң өйләр җылы,
Йорт-җир тулы мал-мөлкәт.
Пенсиясе килеп тора,
Татар иленә зур рәхмәт.
Утын кисеп, ярасы аз,
Күмергә кирәкми машина.
Юлда җәйрәп асфальт ята,
Рәхмәт Татарстаныма!
Иркен мәчетләр ачылды
Сусаган татарыма.
Кырларда мул уңыш үсә,
Дан-шөһрәт Казаныма!
Нөнәгәр.
Яшәү рәхәт һәм күңелле,
Матур ата алсу таң.
Таңнар матур, көннәр тыныч,
Бу - илем Татарстан!
Җәе җиләс, яңгыры җылы,
Кышы салкын, саф һава.
Хозурлыкларга күмелеп
Татарстан алга бара!
Балтач.
Мин бәхетле синдә туганга
Татарстан - минем туган илем,
Башкаласы - Казан каласы.
Горур башын имәс, тез чүкмәс,
Чып-чын татар аның баласы.
Биек таулар иле булмаса да,
Кешеләрең бөек, Ватаным.
Синең батыр, кыю улларың
Яуда үлгән, саклап ил данын.
Зур даһилар, шагыйрь, җырчылар
Синнән илһам алып үскәннәр.
Тырыш халкың, якты өмет белән,
Илгә һаман уңыш китерә.
Яши синдә төрле халыклар,
Төрле телдә алар сөйләшә.
Тукай теле - минем туган тел,
Татар баласы мин, ләбаса!
Зур диңгезләр миңа кирәкми,
Киң Иделем җәйгән колачын.
Тамырларым сиңа береккән,
Туган илем, синдә - тормышым.
Җанга сихәт, дәва аламын
Саф һаваңны әгәр суласам.
Мин бәхетле монда туганга,
Шуңа күрә сине яратам!
Норма авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев