Резеда Зәйниева (Гобәева) — Дәүләт бүләгенә лаеклы якташыбыз
Һәр шагыйрьнең иҗатында сөйгән яры, мәхәббәте мөһим роль уйный
2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга билгеләнгән 10 кандидат арасында «Казанга Тукай кайткан» спектак-ле иҗат төркеме — Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов булуы барлык райондашларның күңелендә горурлык хисен уяткандыр. Райондашыбыз Резеда Гобәева-Зәйниева бу биеклеккә үзенең тырышлыгы, тумыштан бирелгән таланты, хезмәте аша килде дисәк, ялгыш булмас. Аның төрле өлкәләрдәге бай иҗаты һәм хезмәте мәдәниятебезнең, татар театрының үсешенә һәм милли рухи байлыкны саклауга зур өлеш кертә. Бу спектакльнең уңышы һәм иҗат төркеменең танылуы — татар мәдәнияте һәм сәнгате өчен мөһим вакыйга.
Резеда Гобәева 1988 елда Арбор авылында туа, Арбор урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан университетының татар филология факультетына укырга керә. Мәктәп елларында татар әдәбияты белән якыннан кызыксына, шигырьләр язу белән мавыга. Бу турыда ул түбәндәгечә искә төшерә: — Беренче шигырем өченче сыйныфта укыганда "Көмеш кыңгырау«да басылып чыкты. Ак йомшак песи турында. Ул вакытта, күрәсең, песиләрне бик яратканмын. Мин мәктәптә укыганда, китапханәдә Зөлфия Гаяновна (Зөлфия Хәлиуллина — бүгенге көндә «Ватаным Татарстан» газетасында бүлек мөдире) эшли иде. Әдәбиятка, иҗатка гаҗәеп гашыйк кеше. Нәкъ менә ул, безне, башлангыч сыйныф балаларын, үзенә җыйды да, шигырь язып карарга тәкъдим итте. Шул язып караудан башланып китте барысы да. Шигырем басылып чыккач, әй сөенгәннәрем! Бөтен мәктәп буйлап, кеше саен күрсәтеп йөрдем. Соңрак мәктәпкә яшь белгеч Руфия Билсуровна кайтты. Ул «Алтын каләм» дигән түгәрәк оештырып җибәрде һәм барлык иҗатка тартылган, әдәбият белән кызыксынган укучыларны җыеп очрашулар, дәресләр үткәрә башлады. Беренче мәгълүматны да миңа ул бирде, — ди Резеда.
Арбор урта мәктәбендә укыганда Резеда район һәм республика күләмендәге күп кенә конкурсларда нәфис сүз остасы буларак җиңүләр яулый, район күләмендәге концертларның алып баручысы буларак чыгыш ясый. Арбор кызының 2006 елда Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатлары буенча басылган язмалары «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә беренче урынга лаек була. Ул 2010 елда «Шигъри сабантуй» конкурсы җиңүчесе. Ике мәртәбә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия стипендиаты, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен бирелгән Татарстан Хөкүмәте гранты иясе (2019) булуы аның талантының күпкырлы булуын исбатлый.
Бүгенге көндә Резеда актив рәвештә тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнә. Тәрҗемә әсәрләре Камал театрында, Татарстанның һәм Татарстаннан читтәге башка татар театрларында куела, алай гына да түгел, ул үзе дә спектакльләр яза. Резеда Гобәева 40тан артык җырлар авторы. Күпсанлы спектакльләргә язылган җырларыннан кала, эстрада һәм дәүләт күләмендәге чаралар өчен махсус җырлар да яза. Резеда үзен сценарист буларак та уңышлы сыный: Бөтенроссия Федераль сабантуйлары, «Тукайның туган көне», «Уйнагыз гармуннар», «Татар кызы», Җәлил укулары, «Казанда Шәрык базары» һәм рес-публика, Россия күләм бик күп чараларның даими сценарий авторы буларак, уңышка иреште. Аның шигырьләрен «Гади була алмый ярату», «Ак юл» җыентыклары, яшь язучыларның әсәрләрен туплаган «Яңа татар поэзия-се антологиясе» китапларыннан укырга була. Резеда бүгенге көндә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында реклама бүлеге редакторы. Шулай ук «Татарстан-24» телеканалында «Туган тел» тапшыруы редакторы вазифаларын башкара.
Резеда Гобәева үзен талантлы драматург буларак татар дөньясында таныта алды. Аның тарафыннан язылган «Казанга Тукай кайткан» спектакле театр сөючеләр арасында гына түгел, ә бәлки җәмгыятебезнең төрле катлау кешеләре арасында кызыксыну тудырды, төрле тәнкыйть фикерләре дә яңгырады. Ничек кенә булмасын, бу әсәр беркемне дә битараф калдырмый, һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.
Резеда — татар дөньясында танылган режиссер, драматург, бүгенге көндә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илгиз Зәйниевның тормыш иптәше. Гаиләдә тормышның бизәкләре булган ике бала — Гәүһәр белән Хәйдәр үсә. Татар халкының мәдәниятен үстерүдә һәм традицияләрен популярлаштыруда шундый талантлы шәхесләрнең, гаиләләрнең роле зур.
— Безнең гаиләдә китапның кадере зур. Бәйрәмнәрдә дә нәрсә бүләк итәргә дигән сорауга җавап гади: Китап! Гомумән алганда, китап кеше күңеленең иң тирән кылларын тибрәндерергә, үзе аңлап һәм сизеп тә бетермәгән иң нечкә хисләрен айкарга сәләтле дип саныйм. Китап ул — якын дус та, киңәшче дә, менә дигән юлдаш та. Татар авторларыннан Әмирхан Еники, Фоат Садриев, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хәсәнов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гадел Кутуйны аерып әйтер идем. Шигърияттә өстенлекне Илсөяр Иксанова, Саҗидә Сөләйманова, Хәсән Туфан, Рәшит Әхмәтҗанов, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар иҗатына бирәм. Рус һәм чит ил әдәбиятында — Орхан Памук, Рэй Брэдбери, Джером Дэвид Сэлинджер, Реза Амир-Хани, Сергей Есенин, Иосив Бродский, Анна Ахматова... «Менә бу яраткан китабым» дип аерып әйтә алмыйм, чөнки күңел һәрбер халәтенә туры килердәй әдәбиятны үзе сайлый һәм ул һәрвакыт төрле. Һәр шагыйрьнең иҗатында сөйгән яры, мәхәббәте мөһим роль уйный, — ди үзенең Интертатка биргән интервьюсында Резеда. Бүгенге көндә татар театрының актуаль спектакльләренең берсе — «Казанга Тукай кайткан» әсәренең авторы нәкъ менә талантлы якташыбыз булуы һәм аның татар дөньясында иң дәрәҗәле бүләккә — Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителүе Балтачыбыз өчен зур горурлык. Резеда Гобәеваның иҗат чишмәсе саекмасын, тигез гаиләдә милли җанлы балалар тәрбияләп, олы хезмәтенең әҗерен күреп, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев