Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Шеңшеңәрдә әрәпә җыюда һәркем үзеннән өлеш керткән

8 июнь көнне Сабантуй мәйданында барлык авылдашларны, районыбыз кунакларын көтеп калабыз

Сабантуй бәйрәменә әрәпә җыю чарасы Шеңшеңәр авылында шаулап-гөрләп үтте.

Авыл халкы бәйрәм якынлашыр алдыннан Сабантуйга бирергә атап бүләкләр, балаларга өләшергә тәмле күчтәнәчләр әзерлиләр. Авыл башына җыелып милли киемнәр кигән әрәпә җыючылар «Әрәпә, әрәпә» дип кычкырып кузгалып китәләр. Аларның тавышлары ерактан ук ишетелеп барлык авылдашларны капка төпләренә дәшә.

Элегрәк заманнарда бүләк җыюны атлар җигеп-бизәп үткәрсәләр, бүген машинага арба тагып-бизәп, җырчы, гармунчыларны утыртып җырлап үткәрәләр. Бу көнне авыл урамнарында моңлы гармун тавышы, күңелне җилкетә торган җырлар яңгыравы олыларга яшьлекләрен искә төшерә, яшьләргә мәдәни тәрбия бирә.

Авыл халкы бу йолада актив катнашты, һәркем үзеннән бәйрәм үткәрү өчен өлеш кертергә тырышты. Әлеге йола Сабантуй бәйрәменә чакыру буларак кабул ителә. 

8 июнь көнне Сабантуй мәйданында барлык авылдашларны, районыбыз кунакларын көтеп калабыз! Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын, табыннарыбыз түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев