Смәелдә яшьләр белән «Кызыклы дәрес – фән!» чарасы үткән (фото)
Мәдәният

Смәелдә яшьләр белән «Кызыклы дәрес – фән!» чарасы үткән (фото)

Смәел талантлы, актив, һөнәрле яшьләргә бай.

Смәел авылы китапханәсендә «Советлар Союзы Герое Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбе» белән берлектә  Татарстанда 2024нче ел Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан, яшьләр белән «Кызыклы дәрес – фән!» чарасы үткән.

Смәел талантлы, актив, һөнәрле яшьләргә бай. Кичәнең беренче өлешендә шундый тырыш яшьләребезнең берсе- Казан медицина көллияте студенты, «Профессионалы-2024» Бөренроссия чемпионатының республика һәм региональ этабының алтын медале иясе Алсинә Илсур кызы Хаҗиева белән әңгәмә корганнар.

Алсинә студент тормышы, «Профессионалы-2024» чемпионатына ничек әзерләнүе һәм җиңү өчен куйган тырышлыклары хакында сөйләгән. Озакламый үзләре дә студент тормышына аяк басачак яшьләргә теләкләрен җиткергән.

«Кичәбезнең икенче өлешендә яшьләребез командаларга бүленеп фәнни сорау, биремнәрдән торган: «Башта вулкан», «Белем аукционы», «Алгоритм», «Спринт» турларында белемнәрен сынадылар. Чибәр, булдыклы яшьләребезгә тормышларында үзләрен, якыннарын куандырырлык ачышлар насыйп булуын телибез!» дип хәбәр итә китапзанәсе Гөлфинә Әхмәдиева.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев