Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

СМУда Россия флагының туган көне узды (фото)

Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгында атна саен «Факел» клубы тарафыннан берәр төрле чара үткәрелеп тора.

Анда эшләүче абый-апаларын балаларыбыз да ерактан ук танып белә һәм бәйрәм ясаучылар буларак бик яраталар. «Факел»лылар булган җирдә бер дә күңелсез булмый, чөнки алар олысына да, кечесенә дә кызыклы чараларны үткәреп кенә торалар. Янәшәбездә шундый клуб эшләвенә без чиксез бәхетле дә, рәхмәтле дә.

Кичә исә алар Россия флагының туган көнен бәйрәм итү максатыннан, ватанпәрвәрлек юнәлешендә оештырылган иде. Төрле уеннар барышында балалар туган яклары һәм Россия турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишетеп, үз белемнәрен дә күрсәтү мөмкинлеге алдылар. Программа кысаларында Россия флагы рәвешендә значок ясау буенча мастер-класс үткәрелде, кечкенәрәк балалар асфальтны төрле-төрле рәсемнәр белән бизәделәр һәм аквагрим ярдәмендә битләренә триколор рәвешендә рәсемнәр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250