Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодада милли фестиваль узды (+фотолар)

Фестивальнең җиңүчеләре дә билгеле булды.

Фестивальгә кабул ителгән эшләргә жюри әгъзалары - Зарипов Азат Әнәс улы-режиссер, актер, педагог, Казан дәүләт
мәдәният институты укытучысы,Татарстанның атказанган артисты, Галимуллина Гөлназ Марсель кызы-якташыбыз, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты; Сәләхова Резеда Нурислам кызы - Кәрим Тинчурин исемендәге
татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты һәм дә районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе
Хәйретдинов Айдар Фоат улы бәя бирде.
Жюри күңелен әсир иткән бәйгенең җиңүчеләре:
3 урын -Теләче районының “Сердәш” халык театры, Гөлшат Зәйнәшеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» комедиясен
сәхнәләштерделәр;
2 урын- Саба районының «Балкыш» үзешчән халык театры коллективы. Айгуль Ахметгалиеваның «Күз нурларым» драмасын
сәхнәләштерделәр.
1 урынга Арча районының “Җидегән чишмә” халык театры лаек дип танылды. Фатхулла Абдуллинның “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” фантастик комедиясен сәхнәләштерделәр.
Гран-прины Балтач районының Карадуган мәдәният йортының “Сәяр” үзешчән театр коллективы яулады.Туфан Миңнуллинның “Яшьлеккә кире кайту” комедиясен сәхнәләштерделәр.
“Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә - Арча районының “Җидегән чишмә” халык театры артисты, Фатхулла Абдуллинның “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” фантастик комедиясендә Хәйбүш бабай ролен башкаручы – Харис Сафин,“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә - Теләче районы Олы Мәтәскә
авылы клубыннан Раилә Мөхсинованың «Практикантлар килгән безгә» комедиясендә җыештыручы ролен башкаручы Гыймранова Гөлнур Хаҗиәхмәтовна бүләкләнде.
Язма һәм фоторепортаж район мәдәният үзәге белән берлектә әзерләнде.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B