Уенда катнашучылар СССР заманына кайтып, шактый истәлекләрне хәтерләрендә яңартты, яшьлек җырларын искә төшерде
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Сосна авылы өлкәннәре өчен шушы исемдәге күңелле чараны уздырды.
Уенда катнашучылар СССР заманына кайтып, шактый истәлекләрне хәтерләрендә яңартты, яшьлек җырларын искә төшерде, Балтачыбызның тарих битләрен актарды, «Мәкаль әйтеш» уенын уйнады.
Чара бик күңелле узды. «Кыза гына башлаган идек, бетеп китте», — дип көлеште апалар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев