«Әни булу - зур сәнгать» бәйгесенең финалы 28 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә узачак
Районкүләм «Әни булу -зур сәнгать» бәйгесенең соңгы зона туры Шубан мәдәният йортында узды.
4 көн дәвамында барган әлеге бәйге райондашларыбызны күрештерде, иҗатны сөюче яңа талантларны ачырга да этәргеч булды.
Шубанда узган чарада Бөрбаш, Кенәбаш, Кече Лызи, Шубан, Норма, Кили, Чапшар, Ор авылларыннан килгән әниләр үзара көч сынашты. Барлык сынауларны да уңышлы үтәп, жюри тарафыннан югары бәяләнгән Нормадан Газизова Альмира, Бөрбаштан Газизуллина Ләйлә һәм Шубаннан Габделхакова Ләйсән финалда катнашу хокукы алдылар. Котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев