Шундый матур семинар
Китапханәче урамнан кереп килгән гади кеше генә түгел
27 нче октябрь көнне — мәктәп китапханәчеләре көне буларак билгеләп үтелә , шул уңайдан Балтач районының барлык мәктәп китапханәчеләре безгә һәм җитәкчебез Асадуллина Гөлназ Абдулбариевна белән бүген Нөнәгәр мәктәбенә кунакка килделәр. Кергәндә каршы алу да үзенчәлекле иде, һәр килгән китапханәче көзге агач яфракларына теләк язып керделәр, йөзләрендә елмаю, шатлык хисләре балкыды. Димәк , һәркемгә ошады. Мәктәп янында оештырылган Кәшифә Тумашева музей да алар күңеленә хуш килде. Һәр сүзне йотлыгып тыңладылар, квест уенда теләп катнаштылар.
Китапка китап кыстыргычы ясау өчен мастер класста бик теләп катнаштылар. Бүген көн истәлеге итеп үзләренә үзләре бүләк ясадылар. Китапханәче һөнәренә багышланган «Китап серле дөнья» дигән кичә күңелгә тагын бер ямь өстәде. Китапханәченең нинди авыр, кызыклы, мавыктыргыч һөнәр иясенә тагын бер кат ышанып , сөенеп кайтып китәбез диделәр.
Чыннан да, китапханәче һөнәрен гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем мин. Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б.
Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан китаплар , яңа чыккан газета — журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар куллану отышлы. Ләкин, хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем мин. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет- китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте. Әлбәттә, телевизор каршында утыру күпкә җиңелрәк.
Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк. Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз. Минем иң зур теләгем, шушыларны укучыга җиткерү һәм бала күңеленә якын килеп эш төрләрен аралаштырып эш алып бару. Китапханәчеләрнең теләге бер: укучылар китапханәдән читләшмәсен, бары тик шул очракта мәктәптә дә яхшы укырлар, тормышта да үз урыннарын дөрес табарлар. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Чөнки кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап чын мәгънәсендә — безнең якын дустыбыз.
Сүз дә юк, китапханәче, урамнан кереп килгән гади кеше генә түгел. Ә үз эшенең остасы, ул шул ук вакытта психолог та! Китап укучың синең каршыңа килеп басканда берни сөйләшми, кәефсез торып та, китап алып киткәндә елмаеп, һичьюгы, синең белән үз итеп сөйләшеп, дустанә мөнәсәбәттә китә икән-димәк, син үз эшеңне булдырдың дигән сүз! Бәйрәм белән сезне хөрмәтле китапханәчеләр эшегездә, тормышыгызда уңышлар телим.
Шундый матур семинар уздыруда минем белән бер дулкында булган, ярдәм иткән мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларга, бар мәктәп коллективына зур рәхмәтемне җиткерәм, бергә — бергә алга таба сөенеп эшләргә, тагы шундый семинарлар уздырырга насыйп булсын!
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев