Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

Авылның югалуы — бик үкенеч хәл, әмма кешеләрнең хәтере, аларның бердәмлеге һәм мәдәнияте һәрвакыт яши

Туган авылым Субаш үзенең җыр-моңга гашыйк халкы белән дан тота. Элек-электән авылымда халык гөрләтеп концертларын, театрларын куя иде. Яшь чакта үзем дә әлеге чараларда бик теләп катнаштым. Хәзер дә бу традиция дәвам итә. Һәрбер бәйрәмдә, клубта гөр китереп, авыл халкы урамлап та, авыллап та концертлар куя. 

Бу юлы авылымның мәдәният йортында «Бакча җимешләре» дип аталган концерт карарга туры килде. Әлеге концертта Бакча авылы үзешчәннәре үзләренең иҗатлары белән тамашачыларны сөендерде. Бакча авылы юк бит инде диярсез. Бу авыл картадан юкка чыкса да, аның тарихы, традицияләре һәм кешеләренең хәтере әле дә яши.

Шушы авылдан чыккан һәм хәзерге вакытта башка авылларда яшәүчеләр берләшеп, гаиләләре һәм нәселләре, олысы һәм кечесе — барысы бергә, авылның рухын саклау, аның мәдәниятен һәм мирасын киләчәк буыннарга җиткерү өчен, искиткеч матур чара оештырдылар.

Ул көнне авыл мәдәнияте залында алма төшәрлек тә урын юк, Субаш авылының гына түгел, тирә-яктагы күрше авыллардан да, яше-карты — һәммәсе Бакча авылы үзешчәннәре концертын карарга җыелган иде. Концерт башланыр алдыннан, залдагы кунакларның хис-кичерешләре көчле булуы күренде. Алар барысы да мәдәниятебезнең байлыгын һәм традицияләрен саклауга багышланган әлеге чараны көтеп алдылар.

Концерт программасы бик бай иде: җырлар, биюләр, шигырьләр, театральләштерелгән күренешләр. Әлеге авыл кешеләре үзләренең талантларын күрсәтеп, тамашачыларны таң калдырдылар. Аларның чыгышлары гади генә түгел, ә күңелләргә үтеп керерлек, хисле һәм эмоциональ булды. Сәхнәдә өлкәннәрнең дә чыгышларын күрү бик сөенечле хәл. Алар бер мизгелгә генә булса да, яшь вакытларына кире әйләнеп кайттылар! Әйтерсең, алар хәзер дә япь-яшь егетләр: дәртле хәрәкәтләр ясап, вакыт дигән төшенчәне онытып, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. 

Бакча авылының тырыш, эшчән нәселләре Габделхаковлар, Хәкимовлар, Хәкимҗановлар, Габдрахмановлар, Вафиннар, Гыйльмуллиннар, Нәҗиповлар — карты да, яше дә үзләренең матур чыгышлары аша, авылларына булган җылы хисләрен чагылдырдылар. Алар башкарган җырлар күңелләрне җылытты, һәрбер нотада мәхәббәт һәм шатлык тойгысы яңгырады. Тамашачылар җырчылар белән бергәләп моңландылар да, елмаеп-көлделәр дә, шаулатып алкышладылар да. Ә авылның моңлы сандугачы Алексеева Әнисә башкарган чыгыштан соң, МХО дан ялга кайткан улы Рафил, чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә күтәрелгәч, залдан көчле алкышлар яңгырады. Тамашачылар да бу мизгелнең матурлыгын һәм мәхәббәтен тойдылар. Бу мизгел барысы өчен дә истәлекле булды — ул мәхәббәт, хөрмәт һәм гаилә бәйләнешенең символы иде.

Ә концерттагы биючеләр үзләренең матур һәм дәртле чыгышлары белән тамашачыларны шаккатырдылар. Аларның хәрәкәтләре, бердәмлеге һәм энергиясе залда утырган һәркемне әсир итте. Удмурд халык биюен башкаручы биючеләребез Альмира һәм Рөстәмгә сокланмаган кеше калмады дисәм дә, ялгышмамдыр.

Гармун телләрендә бармакларын йөгертеп, татар халык көйләрен уйнаган Марат Габделхаков, Шамил Гафурҗанов, Марсель Габитов, Рамил Нигъмәтҗановларның чыгышлары да халык күңеленә үтеп керде. Ә кашыкчылар ансамбле концерт барышын тагын да җанландырып җибәрделәр. Кайсы авылда оста итеп скрипкада уйнаучы бар? Ә Югары Субашның Бакча урамында бар андый ханым. Алёна Ганиева скрипкада татар халык көйләрен башкарып, тамашачыга үзенең музыкаль талантын һәм искиткеч осталыгын күрсәтте. Ризәлә Камалиева башкаруында яңгыраган шигырьне дә тамашачы бик җылы кабул итте. 

Концертның махсус кунагы — «Ягымлы яз» конкурсы лауреаты, «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе лауреаты Резеда Ашрапова үзенен матур җырлары белән тамашачыларны моңландырды да, тәэсирләндерде дә. Үзен сәхнәдә иркен тотуы, үзенчәлекле тембры, көчле тавышы Резеданың чын җырчы икәнен күрсәтте. Ул да бит — Бакча оныгы. Әйе, кечкенәдән җыр-моңга гашыйк кыз, сәнгать юлын сайлап, күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыгып, иҗатта зур уңышларга ирешеп, ә бүген сәхнәдә авылдашларының күңелен яулады. 

Концертның иң матур мизгелләренең берсе — аксакалның сәхнәгә чыгып, оныгына авыл тарихын сөйләве. Аксакал әлеге мирасны оныкларына тапшыруның мөһимлеген ассызыклап: «Һәрберебез үз тамырларыбызны белергә тиеш. Безнең тарих — ул безнең горурлыгыбыз,» — диде. Ул авылның барлыкка килүе, халкының тормыш-көнкүреше, шөгыльләре, халык җилкәсенә төшкән авырлыклар, сугыш һәм сугыштан соңгы чорлар турында сөйләп, тамашачыларны ерактан килгән истәлекләргә алып кереп китте. Минем әтием дә — Фәйзрахманов Барый Фәйзрахман улы Бакча авылында туган. Шуңа күрә әлеге авыл турында белү, минем өчен дә бик кызыклы иде. 

Бакча авылына 1923 елда, Сосна авылыннан күчеп килгән Гыйзатулла Хисмәтуллин тарафыннан, нигез салына. 22 хуҗалык, табигатьнең матур урынына килеп урнашып, яши башлыйлар. 1925 елның башында, халык берләшеп «Бакча» исемле авыл хужалыгы ширкәте төзиләр. Ә 1929 нчы елда «Бакча» колхозы барлыкка килә. 1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышына кечкенә генә авылдан 38 ир-егет китә. Әтиемнең ике бертуган абыйсы да шушы егетләр арасында була. Ә әтием бу чорда Үзбәкстан якларында булып, фронтка шуннан китә. Бер гаиләдән өч бертуган Ватан сагына баса. Әтием 1943 нче елда яраланып, госпитальдә дәвалана, шуннан соң туган авылына кайта, ә абыйлары сугыштан әйләнеп кайтмый... Бакча авылының 18 батыр егете яу кырларында ятып кала.

1950 нче елда «Бакча» колхозы, тирә-яктагы кечкенә авыллардагы башка колхозлар белән бергә, Югары Субаш авылындагы «Марс» колхозына кушыла. Бу чорларда Бакча авылында 32 хужалык була. 

Сәхнәдә концерт номерлары белән чиратлаштырып, әлеге авылның тарихын сөйләү һәм экраннан аның матур сурәтләрен күрсәтү аша, тамашачыларның күбесе, үзләренең шушы авылда үткән балачакларын искә алып, искиткеч җылы хисләр кичергәндер. Мин дә кечкенә чагымда әтиемнең туган авылы Бакчага еш бара идем. Минем дә кечкенә генә матур чиста авыл өе күз алдыма килде. Агачларга төренгән авылның таныш урамы, туганнар белән бергә үткәргән күңелле минутлар, үзем кебек яшьтәге балалар белән уйнаган вакытлар искә төште... Концертта яңгыраган көйләр, мине туган җиремнең матурлыгына һәм аның җылылыгына кайтарды, минем күңелемдәге искиткеч мизгелләрне яңартты...

Авылларны «перспективалы» һәм " перспективасыз«ларга бүлүгә нигезләнгән дәүләт сәясәте үз эшен эшли — Бакча авылы тарала башлый. Узган гасырның 70 нче елларында кешеләр күпләп, йорт-каралтыларын сүтеп, Югары Субаш авылына, башка зур авылларга, ерак төбәкләргә күченәләр. Югары Субаштагы бер урамны әле бүген дә «Бакча ягы», «Бакча урамы» дип йөртәләр. Шулай итеп, узган гасырның 80 нче елларында авыл яшәүдән туктый. 

Авылның югалуы — бик үкенеч хәл, әмма кешеләрнең хәтере, аларның бердәмлеге һәм мәдәнияте һәрвакыт яши. Әлеге концертта моның шулай икәнлеге ачыкланды. Кечкенәме ул, зурмы, яшәп торган авылларыбызны саклыйк, үстерик. Туган авылыңнан да кадерлерәк, ямьлерәк нәрсә бар?

Концерт «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җыры белән тәмамланды. Залдагы халык үзләренең талантлы авылдашларын көчле алкышларга күмеп, сәхнәдән тиз генә җибәрәсе дә килмәде. Чара тәмамланганнан соң да әле тамашачылар урыннарыннан кузгалмыйча, Бакча авылы артистларын озак итеп сәламләделәр. Әлеге концерт авылдашларыбызның талантларын күрсәтергә, берләшергә һәм мәдәни мирасны яңартырга мөмкинлек бирүче зур вакыйга булды. 

Концерт ахырында авыл җирлеге башлыгы әлеге матур чараны оештыручыларга һәм Субаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләре җиткерде. Аларның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге мәдәни мирасны саклап калуда зур роль уйнаганлыгын азсысыклады.

Илдария Габдрахманова
Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев