Сыйныфыбыз белән спектакль карарга бардык
«Без бит авыл малае» спектакле бүгенге көннең иң актуаль проблемаларның берсе — татар авыллары бетү мәсьәләсен күтәрә
Без сыйныфыбыз белән район мәдәният йортына «Без бит авыл малае» спектаклен карарга бардык. Бу спектакльне Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары куйды. Бу театр төркеме бүгенге көндә төрле жанрдагы күләмле спектакльләр куеп, актив иҗат тормыш белән яши.
«Без бит авыл малае» спектакле бүгенге көннең иң актуаль проблемаларның берсе — татар авыллары бетү мәсьәләсен күтәрә. Төп сюжет вакыйгалары юкка чыгу куркынычы астында калган авыл тирәсендә бара. Гаилә башлыгы Иртуган Иштуганов туган авылын саклап калу теләге белән яна, балаларында да туган нигезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли. Иштугановлар нәселен дәвам итү һәм авылны үстерү өчен, улларының авылда төпләнүен тели әти кеше.
Иштугановларның Алпамыш авылын үстерү планы – балаларны бер-бер артлы өйләндерү яки кияүгә бирү. Әти кеше балаларына «Яратамы ул сине? Ә син?» дигән сораулар бирә. Димәк, авылны үстерү өчен гаиләдә, иң беренче, ярату булырга тиешлеген күрсәтә.
Иштугановлар Алпамыш авылында бердәнбер гаилә булса да, алар гөрләтеп яшәп яталар-җырлыйлар, бииләр, тырышып эшлиләр, авылны, милләтне саклап калу өчен бар көчләрен сарыф итәләр. Ә инде спектакль ахырында бер йортлык авылда да шул 7 балалы гаиләнең мәктәпне саклап калуын ирешүен күрәбез.
Минемчә, бу спектакльнең уңышы – артистларындадыр. Спектакльне алар шулкадәр шәп уйнадылар. Мин генә түгел, без сыйныфыбыз белән бу тамашаны тын да алмый күзәттек. Бигрәк тә Иртуган образы сокландырды. Аны гәүдәләндерүче артист кечкенә бала образын бик оста башкарды. Шулай ук Иршат образын башкаручы артистның да оста уйнавы күңелгә кереп калды.
Гомумән алганда, бу спектакль искиткеч! Сезгә дә әлеге тамашаны карарга тәкъдим итәм.
Гайшә Камалиева,
Балтач урта мәктәбенең 8-в сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев