«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесендә катнашучылар саны һәм премиаль фонд арткан
Быел бәйгегә 4500 гариза килгән, жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән
«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең юбилей елында премиаль фонд һәм катнашучылар саны арткан. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.
Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр үзара 2 миллион сум премиаль фондны бүлешә. Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь,Төркиядән дә гаризалар килгән. Иң яшь катнашучыга 2, иң олысына 100 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев