Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Татар язучыларының афоризмнары, хикмәтле cүзләре

Бу кешегә һәрчак нидер җитми:

Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта - аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта - ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми..
Планетасы җитми..
Күк җитми..
Бу кешегә ифрат күп җитми.
Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка гаеп күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, -
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз -
Күңел эретерлек наз җитә.
Чыганак: Татар язучыларының афоризмнары, хикмәтле cүзләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250