«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы Россиядә 2025 елдан бирле эшли
Быел Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында 1әр млн сум алачак. Акча республиканың 50 меңгә кадәр кешесе булган торак пунктларына эшкә күчәчәк белгечләр өчен каралган.
Алынган түләүне торак сатып алуга яки төзекләндерүгә, шулай ук күченү һәм яңа урында төзекләндерүгә бәйле башка чыгымнарга юнәлтергә мөмкин.
Программага 2026 елда 50 млн сум каралган. Федераль бюджеттан 27 млн сум керәчәк, тагын 23 млн сумны Татарстан бүлеп бирәчәк.
«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы Россиядә 2025 елдан бирле эшли. Аны Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләтеп җибәрделәр. Проект зур булмаган торак пунктларга белгечләр җәлеп итү буенча федераль чараларның бер өлешенә әверелде.
Вести Татарстан
Нет комментариев