Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тату сыйныф серләре» конкурсы башланып китте

Командалар сәхнәдә чыгыш ясап, үзләре белән таныштырдылар

3 февраль көнне район мәдәният үзәгендә «Тату сыйныф серләре» конкурсының беренче сайлап алу көне үткәрелде. Анда Бөрбаш, Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе, Салавыч лицее һәм Норма мәктәпләреннән әти-әниләр комитетлары катнашты.

Жюри әгъзалары башта һәрбер мәктәпнең укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан эшләнә торган кул эшләренә бик бай күргәзмәсе белән таныштылар. Укуда, спортта, мәдәният өлкәсендә ирешелгән уңышлары да күргәзмәдә чагылыш тапты.

Аннан инде командалар сәхнәдә чыгыш ясап, үзләре белән таныштырдылар.

Бүген Ор авылы мәдәният йортында Яңгул, Шеңшеңәр, Смәел, Нөнәгәр һәм Урта Көшкәт мәктәпләре көч сынаша.

Аларга зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату сыйныф серләре