«Туган авылымда» Чыршы бәйрәме
Кыш бабай бүләкләрне мулдан өләште
Бүген башкалабыз Казанның «Туган авылым» милли күңел ачу үзәгендә Геройларның балалары өчен Чыршы бәйрәме булды. Биредә Балтач районыннан да бертөркем балалар катнашты.
Бәйрәм гаять күңелле узды, Кыш бабай бүләкләрне мулдан өләште.
Ихласлык белән уздырылган әлеге Яңа ел чарасына Татарстан Диния Нәзарәтенең «Батырлар терәге» ресурслар үзәге хезмәткәрләренең, аның җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның һәм дә «Батырлар» оешмасының җан җылысы салынган.
Кунаклар, иганәчеләр яралы йөрәкләрнең күңелләренә шатлык хисләре бүләк итә алуларына үзләре дә куанды.
Шушындый зур бәйрәм оештырган "Батырлар терәге"нә, гаиләләрнең гозерләрен тыңлап, юл чыгымнарын күтәргән район җитәкчелегенә, аеруча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, рәхимле автобус шоферы Нурфаяз абыйга бәйрәмдә катнашучылар олуг рәхмәтләрен җиткерәләр, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә сәламәтлек телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Балаларга чын кунелдэн "Чыршы бэйрэме" булэк иткэн АНО "Кузница талантов" житэкчелэренэ рэхмэтебезне белдерэбез. Концертны алып баручы Тарасов Илья Александрович житэкчелегендэге балалар торкеме искиткеч бэйрэм ясадылар, балаларны сихри донья узенэ жэлеп итте.
0
0
0
0
Искиткеч концерт! АНО "Кузница талантов оештырган "Чыршы бэйрэме" 1,5 ярым вакыт аралыгында балаларны сихри доньяга алып керде. АНО "Кузница талантов" житэкчелэренэ, концертны алып баручы Илья Александрович житэкчелегендэге балалар торкеменэ чиксез рэхмэтебезне белдерэбез!
0
0
0
0
АНО "Кузница талантов" оештырган "Чыршы бэйрэме" геройларнын балаларын экияти дөньяга алып керде. Бер сэгать ярым дэвамында балалар экият геройлары белән чыршы эйлэнэсендэ уйнадылар. АНО "Кузница талантов "житэкчелэренэ хэм алып баручы Илья Александрович Тарасов житэклэгэн балалар торкеменэ зур рэхмэтебезне белдерэбез.
0
0