Удмуртларның башка халыклар белән тату яшәү үрнәге бөтен ил өчен өлге
«Гырон быдтон» бәйрәме милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар белән үрелеп барды.
Без зур республикабызның гаҗәеп күпмилләтле районында яшибез, бездә һәр халыкның бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә. Татар Сабан туе, Мари Семыгы, керәшеннәрнең Пит-рау көне һәм рус халык бәйрәме Каравон кебек үк, удмуртларның "Гырон быдтон«ының да бай тарихы һәм күп гасырлык традицияләре бар.
Узган атнада Чепья авылында республика күләмендә «Гырон быдтон» бәйрәме узды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ишматова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин, «Удмурт Кенеш» бөтенудмурт ассоциа-циясе рәисе Андрей Ураськин, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономия-се идарәсе рәисе Алексей Арзамасов катнашты.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм кунакларын котлап, изге теләкләрен ирештерде һәм удмуртларга төбәк тарихына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, фин-угор халыкларына караган удмуртлар бу җирләрдә борынгы заманнардан ук яшәгәннәр.
Удмуртларның башка халыклар белән тату яшәү үрнәге бөтен ил өчен өлге булып тора, — диде Рамил Рашитович.
«Гырон быдтон» бәйрәме милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар белән үрелеп барды. Мәйдан тирәли ярминкәләр гөрләде, биредә удмурт бизәнү әйберләре, тукымалар һәм башка традицион әйберләр тәкъдим ителде.
Бәйрәм сәхнәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең «Шулдыр жыт», «Инвожо», «Азвесь Гырлы», «Зарни сизел», «Зардон», «Купанча», «Тэремшур», «Зангари», «Кизили», «Сактон», «Напевы» фольклор коллективлары чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев