Үрнәк гаиләнең уңган килене
Гран-прига ия булган Эльвира Гатиатуллина белән якыннан танышып узыйк әле.
Мин Субаш авылы кызы, авылыбызның үрнәк, күпбалалы гаиләләренең берсенә килен булып килдем. Үзем тәрбияче булып эшлим, тормыш иптәшем Фәнил — эретеп ябыштыручы. Уртак, тигез тормышта өч бала тәрбияләп үстерәбез. Улыбыз Самир Казан авиация-техник көллиятендә, кызларыбыз Сылу белән Сәйдә мәктәптә белем алалар. Әти-әни белән бергә мал-туар, кош-корт асрап, Югары Субаш авылында гомер кичерәбез.
Әлеге бәйгегә катнашыгыз әле дип, клуб директоры Хәлил абый Фәизов октябрь аеның ахырында мөрәҗәгать итте. Без инде уртага салып сөйләштек тә, риза булдык. Бәйгенең шартлары белән танышып, әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Әлеге чарага гаиләбез белән әзерләндек, аларның ярдәме, терәге булмаса, бер генә кеше моның кадәр эшне башкарып чыгып булмый. Зур рәхмәт гаиләмә, туганнарыма, якыннарыма.
Инде әзерлек эшләренә килгәндә, үзем белән таныштыруга чыгыш һәм презентация әзерләдем. Музыкаль номерны үзем теккән киемнәр белән «Теремкәй» әкиятен театральләштереп куярга уйладык. Бу әкиятне бераз үзгәртеп, сценариесен дә үзем яздым. Җитеп бетмәгән киемнәрне тектем, сәхнә бизәү өчен декорацияләр ясадык. Костюмнарны тегүне хоббием дип әйтсәм дә була инде. Яңа ел маскарадына ел да төрледән-төрле костюмнар тегеп, алар белән маскарадларда катнашабыз, аннары инде шул киемнәрне эшемдә төрле чаралар, бәйрәмнәр булганда кулланабыз.
Милли ризык пешерү буенча татар халкының милли ризыгын — җимешле бәлешне сайладым.
Әйтеп киткәнемчә, мин тәрбияче булып эшлим, шуңа бәйгеләрдә гел катнашам. Ә гаиләбез белән «Туган ягым — яшел бишек» дип исемләнгән район бәйгесендә «Иң матур бакча» исеменә лаек булдык. «В сказке вера в мир и дружбу живет» дип исемләнгән республика конкурсында гаиләбез белән катнашып, лауреат исеме алдык, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндек. Ә авылыбыз данын яклап, район сәхнәсендә гаиләбез белән чыгыш ясарга беренче тапкыр насыйп булды. Бу бик зур җаваплылык. Җиңүебезгә бик сөендек, хәтта ышанмыйча да тордым. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, мондый чаралар, бәйгеләр гаиләләрне тагын да берләштерә, бердәм итә. Дөньялар тыныч, гаиләләребез нык, бердәм булсын, балаларыбыз, туганнар, якыннарыбыз исән-сау, сәламәт булып, һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев