Урта Көшкәт авылында удмуртларның традицион “Гырон быдтон” бәйрәме үтте (+фоторепортаж)
Бүген - 17 июнь көнне районыбыз җирлегендә яшәүче удмурт халкы зурлап, Урта Көшкәт авылында үзләренең традицион милли бәйрәмнәре - "Гырон быдтон"ны үткәрде.
Мәйдан уртасында Чепья авылы чиркәве дин әһеле - Георгий атакай йола буенча Бөек Көчкә багышлап дога кылды. Аннары бәйрәм сәхнәсенә мөхтәрәм җитәкчеләр, килгән кунаклар күтәрелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин эшкә тырыш, бердәм, милли җанлы удмурт халкын бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Районыбыз үсешендә удмурт милләтеннән булган райондашларыбызның керткән өлешен югары бәяләп, хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде. Республика удмуртларының "Кенеш" милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Сергеевич Герасимов үз чыгышын бәйрәмгә балалары белән килгән әти-әниләргә олы рәхмәтен белдерүдән башлады. "Милли гореф-гадәтләрне киләчәк буынга калдыру өчен иң мөһиме яшь буынның күреп-белеп үсүе кирәк" дип ассызыклады. Республика кунагының удмурт телендә яңгыраган теләкләрен, ихлас котлауларын райондашларыбыз яратып кабул итте.
Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган игенчеләр, алдынгы хезмәткәрләр, мактауга лаек шәхесләр бүләкләнде. Аларга Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Күтәренке рух белән башланган бәйрәм бөтен йоласын китереп дәвам итте. Бәйрәм кунакларын изгеләштерелгән ритуаль бодай боткасы һәм милли тәм-томнар белән сыйладылар. Бәйрәмгә килгән һәркем әлеге боткадан һәм үләннәрдән ясалган чәйдән авыз итә алды. Шуңа да бәйрәмнең үткәрелү асылында гореф-гадәт, йолаларының чагылышы ята. Мәйданда традицион милли ярышлар, спорт уеннары башланып китте. Удмурт халкына гына хас йомырка тәгәрәтү, ераклыкка итек ату, бер аякта баскан килеш көндәшеңне капчык белән бәрешеп боҗра эченнән чыгару, йомычка җыю кебек үзенчәлекле, берсеннән-берсе кызыклы уеннарда катнашып, алар үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен сынадылар. Механизаторларның үзләре ясаган тракторлары белән мәйдан әйләнүе бәйрәмнең үзенчәлекле бер вакыйгасы булды. Ә сәхнәдә исә районыбызның урмурт авылларыннан килгән үзешчән сәнгать коллективлары, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Удмурт Республикасыннан килгән инструменталь ансамбль чыгышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
Районыбызның күпмилләтле булуы - ул зур байлык. Бер мәйданда удмурт халкы белән бергә татар, мари, чувашлар да бәйрәм итте, күңел ачты. Әлеге бәйрәмне оештыруда зур ярдәме, тырышлыгы һәм иҗади көче кергән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфиловка, Республика удмуртларының "Кенеш" милли-мәдәни автономиясенең райондагы җитәкчесе Леонид Сапожниковка, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, матди ярдәм күрсәткән оешма, авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә һәм күпсанлы иганәчеләргә рәхмәт хисләре белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев