Ватан сакчылары - әти һәм мин
Мәдәният

Ватан сакчылары - әти һәм мин

Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр, Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр

Смәел китапханәсендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, беренче сыйныфта укучы балалар һәм аларның әтиләре катнашында "Ватан сакчылары - әти һәм мин" кичәсе үткәрелде.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне батырлык, намус һәм кыюлык көне! Бу - көчле рух, чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек күркәм сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм. 

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар!
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр дигән теләктә калабыз һәм кичәдә катнашкан әтиләргә, балаларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итә Смәел авылы китапханәсе мөдире Гөлфинә Әхмәдиева.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев