Ял итүчеләр үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
«Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар «Халыклар дуслыгы» музеенда булдылар.
Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеенда булу — һәркем өчен горурлык һәм шатлык. Музейда һәр экспонат үзенчәлекле һәм аңлаешлы. Биредә яшәгән халыкларның традицияләре, йолалары һәм мәдәниятләре турында күп кызыклы фактлар табарга мөмкин.
Ял итүчеләрнең кайберберләре хәтта биредә шулкадәр кызыклы нәрсәләр беләчәкләрен һич көтмәгәннәр. «Монда оныкларыбыз белән һичшиксез киләчәкбез», диделәр алар.
Шунысын әйтергә кирәк, «Халыклар дуслыгы» музеенда үткәрелгән экскурсияләр барлык килгәннәрне бердәмлеккә, дуслыкка өнди, һәрберебезнең тарихын хөрмәт итәргә һәм киләчәккә өмет белән карарга илһамландыра.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев