Я Раббым!
Чәчләрем тәртипсез, шук итеп сөйгәнсең... Тыңлауны, тәртипне һич кенә белмиләр. Үрәмен яратып, Бер мизгел - Сүтелеп бетәләр. Сорарга тотынсаң үпкәләп - ләм-мимнәр... Назлаптыр, сөептер һәр иртән тарыймын, Үрәмен: нык булсын, таралып йөрмәсен. Шул ара җил өрә, шул ара сүтелеп бииләр, Йөземә чорналып. Еларга - көләргә белмәссең... Үзенчә сөйкемле, үзенчә күңелле...
Чәчләрем тәртипсез, шук итеп сөйгәнсең...
Тыңлауны, тәртипне һич кенә белмиләр.
Үрәмен яратып,
Бер мизгел -
Сүтелеп бетәләр.
Сорарга тотынсаң үпкәләп - ләм-мимнәр...
Назлаптыр, сөептер һәр иртән тарыймын,
Үрәмен: нык булсын, таралып йөрмәсен.
Шул ара җил өрә, шул ара сүтелеп бииләр,
Йөземә чорналып.
Еларга - көләргә белмәссең...
Үзенчә сөйкемле, үзенчә күңелле хиссият:
Сабыйдай йөгерәм, тыңлаусыз чәчләрем тузгытып.
Шул чакта барыбер шикелле җиһанга,
Барыбер, барыбер!
Басса да дөньясын боз - котып.
Йөгерәм, шашынып, кычкырып көләмен,
Бирелеп чәчләрем уяткан коткыга,
Сискәнеп, таракка үреләм. Ансы да,
Чәчләрем буранын җиңәлми тотлыга...
Я Раббым!
Үр әле чәчләрем сүтелмәс, бер гүзәл толымга,
Кодрәтең киң синең!
Тик тәүге һәм ахыр мәртәбә...
Шифалы кулларың кагылып үтсәләр,
Тәртипкә күнәрләр шикелле күренә.
Үр әле!
Як - якка үрелеп, кәпрәеп маташкан бөртекләр,
Гөнаһын төшенеп,
Гөнаһын төшенеп!
Туктачы...
Юк, Раббым, чәчләрем - ни алар?
Иманым нык итеп үр әле!
Сөйкемле толымнан качарга омтылыш ясаган
Шул чая һәм кыю бөртекләр әйтерсең.
Тик сиңа ышанган күңелем түрендә,
Гөнаһлы уйларым баш төртә,
Тик үзең күрерсең.
Иманым нык булсын,
Чәчләрем - сүтелсен!
Үр әле иманым,
Я Раббым!
Гүзәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев