Яңгулның аяклы энциклопедиясе (+фото)
Яңгул авылының хөрмәтле кешесе, мәгариф ветераны Марзия апа Кадыйрова без - мәдәният йорты хезмәткәрләренең зур киңәшчесе.
Борынгы халык йолалары турында мәгълүмат кирәк булса да, Бөек Ватан сугышы тематикасына багышланган чаралар үткәрәсе булса да, без аңа еш мөрәҗәгать итәбез. 22 июнь көнне, Хәтер көне уңаеннан, без кабат аның янында кунакта булдык.Әлеге йортның капкасын ачуга, гади дә, рәхәт тә атмосферага чумасың. Марзия апаның кызы, шулай ук мәгариф ветераны Рәмзия апа ишек төбенә үк чыгып якты йөз белән каршы ала. Ә өйгә кергәч, чәй өстәле артында сөйләшә-сөйләшә вакыт узганын сизмисең дә!
Марзия апа - сугыш чоры баласы, сугыш ятиме. " Мин ул көнне гомерем буе онытырга тырышып карадым...Ләкин бу мөмкин түгел! Кешеләрнең каушап калулары, хәвефләнеп бер-берсенә йөгереп керүләре...Әтине озатулар бик авыр булды. Ул без - өч баласын берәм-берәм кулына алып кысып-кысып кочты. Абыема пәке, сеңлемә матур күлмәк, миңа исә яшел тарак алып кайтам диде. Тик кайтулар гына насыйп булмады шул... Инде бу якты дөньяда абыем белән сеңлем дә юк. Мин менә 73 ел буе яшел таракны көтеп яшим... Әтием минем күңелемдә һаман яшь килеш саклана. Күпме авырлыклар күрсәк тә, Аллага мең шөкер, 85 яшемә җиттем. Бүген тормышларыбыз бик рәхәт, яшьләр шуның кадерен белсеннәр иде. Сугыш афәтләре генә кабатланмасын!" - дип сөйли Марзия апа.
Күзләренең җете зәңгәрлеген әле җуймаган, бик бәхетле картлык кичерүче Марзия апабызга Ходай тагын да озын гомерләр насыйп итсә иде. Чөнки без бу йорттан озакка җитәрлек энергия , яшәү көче туплап китәбез . Рәмзия апа безне капка төбенә чаклы озата чыга. Марзия апаны шулай тәрбияләп яшәгәне, һәрвакыт якты йөз күрсәтеп кунак иткәне өчен без аңа, Марзия апаны якын иткәнебез өчен ул безгә рәхмәтләр укый-укый чак аерылышабыз.
Ләйлә Габделхакова
Яңгул авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев