Җырларым — тормыш дәвамы
Ул көнне өйләдән соң Нөнәгәр авылы урамында пөхтә итеп киенгән олы яшьтәге ир-атлар, татарча, матур итеп яулык бәйләгән әби-апалар, яшьләр мәдәният йортына агылдылар.
Сәбәбе — шушы авылда туып үскән, аны данлаган күпкырлы шәхес Наил Шамил улы Фәсыйховны искә алу максатыннан «Җырларым — тормыш дәвамы» дип исемләнгән кичәнең уздырылуы. Бу чара барышында тормышны яратып, туган ягы табигатенә гашыйк, үзенең иҗаты, матур җырлары, моңнары белән татар телен, татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткән Наил Шамил улы хезмәт куйган мәдәният үзәгенә үзе дә әйләнеп кайткан сыман булды.
Зур экрандагы видео-мизгелләрдә, сәхнәдәге балалар ярдәмендә теат-ральләштерелгән күре-нешләрдә 1951 елның мул сентябрь аенда дөньяга килгән кичәнең төп герое Наил аганың әтисе Шамил әфәнде фатиха биреп, гармун моңнарын үз иткән баланың, мәктәп укучысының, яшүсмернең тормыш юлы чагылдырылды.
Нөнәгәрдә сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Чепьяда урта белем алган авыл егете тәвәккәлләп, Казан шәһәренә юл ала. Әмма, үзе сайлаган югары уку йорты аны бик сынап кабул итә. Укыганда үҗәтләнеп белем ала егет, иҗатны да үз итә. Авыл хуҗалыгы институты студентлар торагының кызыл почмагында, бүлмәләрендә аның баян тавышы еш яңгырый. 1970 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында Наил абый белән тормыш иптәше Илсөяр апаны да әнә шул гармун таныштыра. Кукмарада туып-үскән кыз, әтисе Нәфикъ абый оста гармунчы, әнисе җырга оста булганлыктан, Илсөяр җырга — моңга гашыйк булып үсә. Ул институтның кызлар ансамблендә моңлы итеп җырлый һәм шунда студентларны гармунда уйнатып җырлатучы, үзе дә аларга кушылып матур итеп җырлаучы Наил абыйга игътибарсыз кала алмый. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булып кавышып, 1973 елда гаилә коралар.
1975 елда институтны тәмамлап, инженер дип-ломы алган Фәсыйхов Наил Шамил улы гаиләсе белән туган авылына, «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозына эшкә кайта. 1975-1993 елларда колхозның төрле тармакларын җитәкли: ремонт мастерское мөдире, инженер-технолог, баш инженер булып эшли. 1985 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек була.
Еллар үтә. Наил абый белән Илсөяр апа кичләрен парлап сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, җырлары белән халык күңелен яулыйлар. Олы кызлары Гөлнара, бер-бер артлы 4 ир бала — Нияз, Ильяс, Раяз, Рәсим туа. Оныкларны тәрбияләү, үстерүдә Наил абыйның әнисе Ләлә апаның өлеше зур була.
1994-2010 елларда Наил абый Нөнәгәр мәдәният йорты директоры булып эшли, мәктәптә музыка дәресләре дә алып бара. Шушы вакытта ул балалар өчен җырлар иҗат итә башлый.
Наил ага Фәсыйхов оештырган «Ләйсән» балалар җыр ансамбле, дистәгә якын һәвәскәр оста гармунчыны туплаган, яңа сулыш өргән гармунчылар ансамбле район, төбәкара бәйге, фестивальләрдә, концертларда катнашып, җинүле урыннар яулыйлар.
Наил Фәсыйхов җитәкләгән мәдәният йорты каршында оештырылган «Кайтаваз» ветераннар ансамбленең ике буыны авыл халкын үзләренең халыкчан җырлары белән сөендерә.
Туган җирнең чишмә, су буйлары, уйнап-үскән тау итәкләре аны иҗатка канатландыра. Мәктәптә яза башлаган шигырьләр инде яңача аһәң ала, баянда тагын күңелгә ятышлы, моңлы көйләр туа. Наил абый 100гә якын шигырь, 40тан артык җырлар иҗат итә. Театр сәнгатенә тартылу Наил абыйны да читләтеп үтми. Заманында популяр булган спектакльләрдә катнашып, моңлы тавышы, җырлары, актёрлык сәләте белән тамашачының мәхәббәтен яулый.
Наил Фәсыйхов лаеклы ялга киткәч тә иҗади тормыш белән яши, җырлар яза. Зур сәхнәләргә чыккан яшь талантлар өчен остаз була, мәктәп балаларын, авыл яшьләрен сәнгать юлына алып керә.
Фәсыйховлар гаилә-сендә тәрбия алган биш баланың барысы да җыр-моңга гашыйклар. Дүрт ир бала да гармунчы һәм җырчылар, оныклар да сәнгать юлын сайлап киләләр. Балалар үзләре сайлаган һөнәрләре буенча югары белем алып, инде гаиләле. Раяз белән Рәсим әтиләре юлыннан китеп, сәнгать өлкәсен үз иттеләр. Рәсим җырлар яза, аранжировщик, ә Раяз Фәсыйхов — атаклы җырчы, сигез мәртәбә «Алтын Барс» премиясенә, Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды. 9 онык һәм балалар Илсөяр апа янына авылга кунакка кайтканда, Наил абыйның гармунында көйләрен уйнап, җырларын көйләгәндә өй хуҗасы да елмаеп ишектән килеп керер сыман.
Әйе, кичәдә матур мизгелләр дә, күңелгә сагыш сала торган, уйландыра торган күренешләр дә күп булды. Җыры аша тамашачыларны яшьлекләренә җиз кыңгыраулы атларда алып кайткан, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров чыгышы бу очрашуга өстәмә нур булды. Ветеран апаларны һаман да туплап торучы «Кайтаваз», гармунчылар һәм «Егетләр», үсмер чакта сәхнәләрне гөрләткән «Ләйсән», күрше Киров өлкәсе Малмыж шәһәреннән килгән «Якташлар» ансамбльләре чыгышлары хатирәләрне яңартты. Ә инде Рәсим һәм Раяз Фәсыйховларның чыгышлары авылдашлары, кунаклар тарафыннан озаклап кул чабуларга күмелде.
Бәйрәмнең ил күлә-мендә уздырыла торган Әниләр бәйрәме көненә туры килүе искә алу кичәсенә үзе бер үзенчәлекле төс өстәде. Уңышка ирешкән ир-ат шәхесне тәрбияләү гаиләдә хатын-кыз тәэсирендә туган уртак фикерләр, хыяллар булганда гына нәтиҗәле була. Фәсыйховлар гаиләсенең тоткасы булган Ләлә апаны искә алу, сәхнәдән җитәкчеләр тарафыннан Наил аганың тормыш иптәше Илсөяр апаны зурлау — болар барысы да кичәнең тәрбияви яктан иң әһәмиятле өлешләре булгандыр. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Радик Михайлов, чыгышы Нөнәгәр авылыннан, бүгенге көндә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов үз чыгышларында Наил ага Фәсыйхов турында истәлекләре белән уртаклаштылар, чын мәгънәсендә искә алу бәйрәмен оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Дөрестән дә, бу чара бик уйланылып, тәрбияви һәм мәгънәви яктан эзлекле итеп эшләнелгән. Чараның югары дәрәҗәдә узуына ирешер өчен сценарий авторы, алып баручы Рәйсә Хәбибуллина зур көч куйган, ярдәмчеләре — Казан шәһәреннән хезмәттәшләре Эльвира Әхәтова, Аяз Вәлиев һәм Лия Вәлиева бу эшкә бик җаваплы караганнар.
Кичәнең ахырында Раяз Фәсыйхов тарафыннан әтисе Наил Фәсыйховның шагыйрь Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат иткән «Горур булыйк» җырын башкаруы гимн булып яңгырады. Милләтпәрвәр булырга, татар булуың белән горурланырга һәм шул горурлыкны киләсе буыннарга да тапшырырга, нәселеңне онытмыйча, яшәргә, көрәшергә кирәк. Җырдагыча: «Милләт үлми, горурлыгы барда, горурлык ул — безнең таныклык», — дип күкрәк киереп яшик. Нөнәгәрдә уздырылган кичә безне нәкъ шуңа чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев