Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Әйтмә миңа

Әйтмә миңа купшы сүзләр, Алар була салкын. Сүзләр артык, әгәр җанны Чорнап алса ялкын.


Назың белән эрет жанның
Салкын бозын яткан.
Иркәләним хисләреңдә
Күзләреңнән аккан.

Назлы сүзләр әйт син көн дә
Миңа гына бары.
Тыңлап туймам мин аларны,
Пышылда син тагын.

Үлеп гашыйк булу өчен
Айлар кирәк түгел.
Ярын таба көткән һәрчак
Сөяр өчен күңел.

Мизгел җитә кайчакларда,
Җаннар була гашыйк.
Сүзләр түгел, назлар кирәк,
Сөяр өчен шашып.
Йолдызларга ашып.

Фото: http://rilmark.ru/catalog/20121109/20121109:806-146-863/20121109:806-146-863-download.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250