Беренче сыйныф укучылары өчен 16-22 февральдә өстәмә ял көннәре каралган
Татарстанда 2025-2026 уку елына мәктәп каникуллары даталарын билгеләделәр, дип яза «Татар-информ».
Көзге каникуллар 27 октябрьдә башланып, 6 ноябрьдә тәмамлана, кышкы каникуллар исә 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Яз көне укучылар 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.
Җәйге каникуллар 27 майда башлана. Беренче сыйныф укучылары өчен 16-22 февральдә өстәмә ял көннәре каралган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев