2026 елга бердәм дәүләт имтиханнарының минималь баллары билгеле
Мәгариф

2026 елга бердәм дәүләт имтиханнарының минималь баллары билгеле

Югары уку йортларына керү өчен рус теленнән минималь бусага 36 балл тәшкил итә

Мәктәп аттестатын алу өчен рус теленнән имтиханны кимендә 24 баллга, шулай ук база дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк. Югары уку йортларына керү өчен рус теленнән минималь бусага 36 балл тәшкил итә.

Сайлап алына торган предметлар арасында җәмгыять белеме – 42, информатика – 40 балл, география – 37 балл. Биология, физика һәм химиядән кимендә 36 балл җыярга кирәк, тарих һәм әдәбияттан – 32 балл. Профильле математика буенча минималь бусага – 27 балл, Чит телләрдән – 22 балл.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев