“Ак чәчәк” балалар бакчасы төзекләндерелә (+фоторепортаж)
Быелгы уку елында бистәнең беренче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасына да ремонт керде.
Без килгән чакта беренче катның коридорында бизәү эшләренә керешкәннәр һәм идәнгә плитка җәя башлаганнар иде. Нигездә төп эшләрне "Стройремтех"лылар эшләсә дә, төзекләндерү эшләреннән коллектив та, әти-әниләр дә читтә калмый. Мәсәлән, икенче кечкенәләр, уртанчы һәм зурлар төркеменең әти-әниләре үз көчләре белән бүлмәләрне ремонтлаганнар. Шулай ук ремонтка әзерлек, аннан соңгы җыештыру эшләрендә дә актив катнашканнар. Бакча хезмәткәрләре дә бердәм булып тырышып эшләгән. Бүгенге көндә бинаның җылылык системасы, ишек-тәрәзәләре, санузеллар, электр чыбыклары, су торбалары алышынган, канализация, янгын сигнализациясе һәм отмоскалар эшләнгән.
- Ремонтка "Изгелек" фонды аша беренче адымнарын "Ак чәчәк"тә ясаган, инде тормышта зур уңышларга ирешкән эшмәкәрләр зур суммада акча күчерде. Бу акчаларга коридорлар ремонтланды, балалар бакчаларына керү юллары эшләнде, - ди вакытлыча мөдир вазифаларын башкаручы Гүзәлия Волкова.
Шулай ук Казан шәһәрендә яшәүче игелекле эшмәкәр ярдәме белән 50 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган.
Аш-су бүлмәсен дә тулаем төзекләндерә алганнар. Тәрәзә-ишекләр алыштырылып, идән һәм стеналарга плитка ябыштырылган, түшәм эшләнгән.
Бакча территориясендә калган эшләр хезмәткәрләр көче белән генә башкарылган. Ремонт эшләрен 20 августка тәмамлау планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев