«Ак калфак»ның шигърияттә чагы
Балтачыбыз җирлегендә ун елдан артык эшчәнлеге белән райондашларыбызга яхшы таныш булган «Ак калфак» җәмгыяте вәкилләре арасында шигърият дөньясында кайнаучылар да бар. Ялкынлы иҗат җимешләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!
«Ак калфак« гимны
Фәридә Шакирова сүзләре
Нәҗип Әминов көе
Сөйкемле татар кызларын
Нурлы итә Ак калфак.
Бишек җыры көйли-көйли
Телне калырбыз саклап.
Кушымта:
Әниләр әманәте ул
Милләт таҗы Ак калфак,
Изге хис белән үрелгән,
Бизи безне Ак калфак.
Яшь буынга җиткерербез
Милли хиснең кодрәтен.
Туган телне сакларбыз без
Моңлы җырлар өйрәтеп.
Кушымта.
Матур йола, җырга-моңга
Тирә-юнь тулып торсын.
Халкымның гореф-гадәте
Мәңге яшәрлек булсын!
Балтач ягы әсир итә
Балтач ягы әсир иткән бугай
Сокландырган чишмә, кырлары.
Мирхәйдәрне әсәр язу өчен
Рухландырган сылу кызлары.
Нөнәгәрнең кыю Кәшифәсе
Күп әсәрләр куйган сәхнәгә.
Ак калфакның сере сәбәпчедер
Иҗатчыга илһам өстәргә.
Гасыр тузанына күмелгән
Ак калфакның асыл энҗесе.
Еллар үткәч, ул әйләнеп кайтты
Бик киңәйтеп фикер сөрешен.
Матур юнәлешкә әйдәүчеләр
Кадрия ханым белән янәшә,
Аның идеясен алга сөреп
Яңа башлангычка юл ача.
Онытылган матур йолаларны
Эзләп табып, өскә калкытып,
Акбикәнең изге ниятләре
Милли хискә ачты яктылык.
Бишек җыры онытылмасын әле
Сабыйларның сеңсен җанына.
Ана белән бала карашында
Ышанычлы күпер салына.
Милләт белән горурлану фарыз
Бала баккан һәрбер анага.
Телебезнең чиксез кодрәт көчен
Вакыт җитте инде аңларга.
Рухи сафлык, милләт төшенчәсен
Байрак кебек калку күтәреп,
Безнең аңны алар чистарталар
Җанга үтемле сүз үткәреп.
Һәр йөрәккә ялкын кабыза алган
Фидакарьләр сафын ишәйтеп,
Гүзәл затка лаек булу өчен
Алар бирә төпле киңәшен.
Хатын-кыз ул бүген алгы сафта,
Максат куйса – барысын булдыра.
Аның ташып торган көч-ялкынын
Дөрес якка кирәк борырга.
Рухи хәзинәләр җәүһәреннән
«Ак калфак» лар күпер торгыза.
Игелекле зур бурычлар алып
Күңелләрдә ялкын кабыза.
Зур бурычлар алып активлашкан
Оешманың эше күпкырлы.
Күңел ачкычларын табу өчен
Ташып тора аның моң-җыры.
Халкыбызны көчле итү өчен
Рухи яктан ныгып, җитлегеп,
Ак калфакның энҗеләрен барлап
Яшәр көннәр тусын сөенеп.
«Ак калфак»ның затлы энҗеләрен
Танытыйк без бергә тупланып,
Татар кызы сәгадәтле, диеп,
Карап торсын дөнья сокланып,
Белеп, тоеп торсын сөйгән халкым
Милләт данын яклар көч барын!
Фәридә Шакирова
Кайнар йөрәк белән хезмәт куючыларга
Ак калфакның якты энҗеләре
Еракларга балкып күренә.
Кайнар йөрәк белән хезмәт куеп,
Мендегез сез гомер түренә.
Бик борынгы матур йолаларны
Халкыбызга кире кайтарып,
Милли хисне кабат тергездегез
Күңел сандыкларын актарып.
Тынгысыз һәм чиста татар җаны
Ак калфакка бизәк төшергән.
Кызыл башлы җитен сөлгеләрдә
Йөрәк хисләребез чигелгән.
Җир читеннән аваз салды татар
Ак калфакны якын, үз итеп.
Милли хәзинәбез калкып чыкты
Гасыр туфракларын селкетеп.
Безнең татар сезнең кебек батыр,
Әйдәп баручысы булганда.
Уяттыгыз пыскып яткан җанны,
Кубардыгыз йомшак бурандай.
Сезнең кебек якты шәхесләрне
Данга күмеп, дөнья соклана.
Игелекле, матур эшләрегез
Күпме йөрәкләрдә саклана!
Фәридә Шакирова
Милләтемнең таҗы
Буыннардан-буыннарга
Милләтемнең таҗы булган – Ак калфак.
Аклык-сафлыкны саклаган,
Әниләрнең әманәте – Ак калфак.
Ләйсәннәр белән чигелгән,
Йөзләргә нурлар сибелгән – Ак калфак.
Милләтемне танытучы
Бөтен галәмгә таралган – Ак калфак.
Йөзебезне, динебезне,
Телебезне, киемебезне
Саклап калсак,
Буыннардан-буыннарга
Әманәтне илтә алсак,
Милләтебез булыр үлемсез.
Тәгъзимә Сәгъдинова
Ак калфагым
Ак калфагымны киям дә
Күз саламын көзгегә.
Ак калфагым – йөз аклыгым,
Бик килешә йөземә.
Ак калфагым, ак калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Ак калфагым – милли таҗым,
Ул – татарымның җаны.
Гасырлардан күчеп килә,
Ак калфак ул – хәзинә.
Мин татармын, – диеп горурланып,
Киеп йөрисем килә.
Ак калфагым, ак калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямьнәр бирә
Шушы нурлы калфагым.
Әти-бабайлар мирасы,
Ак калфак – милләт йөзе.
Буыннан-буынга күчсен,
Чын татарның өлгесе.
Ак калфагым, Ак калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Калфак киеп, татар диеп,
Йөрергә язсын тагын.
Сәлимә Габделхакова
Бер килеп кит әле Балтачка!
Хуш киләсез, әйдә, рәхим итегез,
Бик кунакчыл Балтач җиренә.
Ничек яши Балтач, таныш, әйдә,
Рәхәтләнеп ял ит, иренмә.
Кызу мичтә ипи пешеп тора,
Таба ашларыннан авыз ит.
Ашханәдә тәмле ризык әзер,
Рәхәтләнеп кунак булып кит.
Кибет, даруханә адым саен,
«Ачык базар» тулы затлы мал.
Күчтәнәчләр, бүләк кирәк булса,
Теләгәнен үзең сайлап ал.
Мәдәният йорты гөрләп тора,
Концерт, театрга рәхим ит!
Һаман да яшь булып калыйм дисәң,
Рәхәтләнеп илһам алып кит.
Балтач үзәгендә Батырлар
Һәйкәл булып сафка басканнар,
Безнең бәхет өчен көрәшеп,
Үлемсезлек яулап кайтканнар.
Җәннәт бакчалары гөрли бездә,
Кереп чык син, әйдә, паркка.
Бу гүзәллек, фонтан, кошлар җыры
Хезмәт итә бездә халыкка.
Китапханә ишекләре һәрчак ачык,
Хур кызлары каршы алырлар.
Шәфкать орлыклары салып күңелегезгә
Бәхет теләп озатып калырлар.
Хакимият йорты үзенә җәлеп итә,
Ленин бабай чакырып кул изи.
Бездә җитәкчеләр гадел, кешелекле,
Балтач йөзен әнә шул бизи.
Балтач урамнарын нурга төрә,
Ак калфаклы ханым-туташлар,
Ак калфакның серле, якты нуры
Ерак гасырларга тоташкан.
Кара урман уртасында
Бер кара күл җәелеп яткан,
Кошлар моңы күмгән тирә-ягын
Төнбоеклар шаулап чәчәк аткан.
Тарихларга кереп макталасың, Балтач,
Кара күлең – табигать һәйкәле,
Кошлар җырын тыңлап, хозурланып,
Урап килик әле, әйдәле!!!
Сабантуйлар үткән болыннарда
Ромашкалар белән сөйләшеп.
Килегез сез, Балтач төбәгенә,
Бер утырыйк әле серләшеп.
Ун яшь тулып киткән
Әле генә сабый идек
Инде ун яшь тулып киткән.
Безгә күпме рухи байлык,
Очрашулар бүләк иткән
Ак калфагым!
Моңы сеңгән гади чигешеңә,
Чал тарихы сеңгән татарның.
Иман нуры сибелә һәр тарафка
Синең белән данлы татарым.
Горурланып киям ак калфакны,
Татар булган горур башыма.
Бәхет иңсен, иман нуры сеңсен,
Ак калфаклы татар халкыма.
«Ак калфак»ның туган көне бүген,
Бөтен җиһан җиргә нур чәчә.
Бүгенгедәй матур һәм яшь булып,
Ак калфагым яшә йөзгәчә!
Барчагызга рәхмәт димен бүген,
Түбәнчелек белән башым иеп.
Рәхмәт Сезгә безне чакырганга
Хөрмәт итеп, яратып һәм сөеп.
Мин яратам сезне «Ак калфак»лар,
Сездә бит ул олы кайнар йөрәк.
Мин тормышта Сездән үрнәк алам,
Сез кадерле миңа, бик тә кирәк!
Озын гомер Сезнең барчагызга,
Бәхет-шатлык кына булсын терәк.
Картаймагыз, гомер бирсен Раббым,
Бу тормышта миңа Сез кирәк!
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Таҗ урынында – Ак калфак
Ханбикәләрдән илаһи күтәрелгән
Ак калфак ул – пакьлек билгесе.
Күңелләрнең саф, чиста көзгесе,
Милләтемнең затлы өлгесе.
Калфакларга язылган тарихтан
Җан өрелә сусаган күңелгә.
Сихри, сүнмәс зиннәтлелек өсти
Милләтебезнең бүген йөзенә.
Гореф-гадәтләрне, әхлак кыйммәтләрен
Буыннарга ялгый «Ак калфак».
Татар иле мәңге чәчәк атар
Таҗ урынында торса Ак калфак.
Гөлсинә Галиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев